Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кемнәр боза?

Биектау районы янгынга каршы күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре район халкының янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең  үтәлешен тикшерү буенча рейдлар уздыра.

Искәртеп үтәбез,  Татарстан Республикасы территориясендә 10 апрельдән 17 майга кадәр  янгыннарга каршы аерым режим кертелде. Бу чорда коры үлән ягу, ачык утта (учакларда, мангалларда) азык пешерү катгый тыела. Менә шушы кагыйдәләрне үтәмәү торак йортларда, каралты-кураларда, урманнарда янгыннар чыгуга сәбәп була да инде. Режим вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык та катгыйлана.

Әлбәттә, Татарстанда шул исәптән Биектау районында да,   янгынга каршы махсус режим кертелде. Районның күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге дә   янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә күзәтү-профилактика чаралары планы булдырды. Районда  урман һәм башка төр  янгыннарны китереп чыгармау өчен тулы эш комплексы алып барыла. Халык белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә, рейдлар  барышында янгын белән саксыз эш итүнең нәтиҗәләре һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозулары турында шәхси секторда яшәүчеләргә җентекләп аңлатыла.

Билгеләнгән режим чорында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас бозган гражданнарга - 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга - 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр,  юридик затларга  200 мең сумнан  400 мең сумга кадәр штрафлар каралган. Штрафлар Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексы нигезендә билгеләнә.

Үзизоляция чорында халык үзенең вакытын бакчаларда, дачаларда уздыра, йорт тирәләрен җыештыра, тәртипкә китерә. Кипкән үлән, чүп-чар ягу соңгы вакытларда ешаеп китте.  Соңгы рейд уздырылган көнне бераз яңгыр да явып торуга карамастан, янгынга каршы кабул ителгән режимны бозучылар байтак иде. «Луч» бакчачылык ширкатендә бер ир кеше ачык утта аш җылыта иде. Моның өчен ул административ җаваплылыкка тартылды – аңа штраф салынды.

«Ризык әзерләү максатында учак ягарга теләүчеләр учак ягуның төп шартларын белергә тиеш. Учак корылмалардан 5 метр ераклыкта урнаштырылырга һәм учак тирәсендәге 2 метр ара барлык чүп-чардан чистартылырга тиеш.  Ә «Луч» бакчачылык ширкатендә учак ягучы кеше бу шартларның берсен генә дә үтәмәгән. Өстәвенә, учак тирәсендә пластик шешәләр һәм башка чүп-чар аунап ята», - ди Биектау районы күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Алексей Разгулов.

Энҗе  Гарафиева, Фәнил Мөхәрләмов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев