Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Янгын хәбәрчеләренең нәтиҗәлелеге саннарда күренә

Ике кешенең янгында һәлак булуы ялгыз яшәүче өлкәннәр һәм социаль яктан хәвефле хәлдәге гаиләләрнең йортларына һәм фатирларына чираттан тыш рейдлар ясарга сәбәпче булды. Янгын күзәтчелеге һәм социаль хезмәт хезмәткәрләре янгын хәбәрчеләренең ничек эшләвен тикшерәләр. 23 нче октябрьдә Сосновка авылында сигналлар куелган йорт янды. Әмма күршеләр сигнал тавышын ишетмәгәннәр. Янгын сүндерүчеләр хуҗалар җайланманың батареяларын алыштырырга онытканнардыр диләр. Шундый игътибарсызлык нәтиҗәсендә олы яшьтәге хатынкыз һәм аның туганнан туган энесе ут капкан йорттан чыга алмый һәлак булалар.

Наталья Филиппова - социаль хезмәт һәм янгын күзәтчелеге хезмәткәрләренең игътибар үзәгендә. Ул фатирында берүзе яши һәм янгын сигналын аңа беренчеләрдән булып куйганнар. Хәзер аның ничек эшләвен тикшерергә килгәннәр.

- Минем янга гел килеп, тикшереп торалар. Ишетүен начаррак ишетсәм дә, барлык сорауларына җавап бирәм, - диде Наталья Филиппова.

Наталья Филип-пованың фатирында электрүткәгечләрне һәм кухнядагы җиһазларны да тикшереп чыктылар. Чөнки барлык янгыннарның төп сәбәбе кыска ялганыш була. Аннары сигналларны тикшерә башладылар. Кагыйдә буенча алар бүлмәләрдә һәм кухняда булырга тиеш.

Янгын сигналы ут кабу ихтималы турында хуҗаларга гына түгел, күршеләргә дә хәбәр итәргә тиеш. Ничек ераккарак ишетелсә, ярдәм килеп җитү мөмкинлеге дә шуның кадәр арта.

Эшләп торучы сигнализация ишек төбеннән үк ишетелә, шунлыктан кайдадыр янгын чыкса, күршеләр бик тиз ишетерләр.

Тик шулай да фатирда янгын чыга калса, нишләргә кирәклеген Наталья Филипповага тәфсилләп аңлаттылар. Төп киңәшләрнең берсе - ут капкан очракта мөмкин кадәр тизрәк өйдән чыгып китү. Чыгу юлын төтен каплаган булса, тәрәзә ачып, ярдәм сорап кычкыру.

- Ноябрь азакларына кадәр исәптә торучыларның күбесенә барырга планлаштырабыз. Хәйрия акция кысаларында Башкарма комитет 354 данә автоном янгын сигналлары сатып алды. Шулай ук социаль яклау бүлеге аларны кемгә беренче чиратта куярга кирәклеген билгеләп, исемлек төзеде, - диде Биектау районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге җитәкчесе Алексей Разгулов.

Иң мөһиме - янгын хәбәрчесен урыныннан алмаска һәм батарейкаларын үз вакытында алыштырып торырга. Батарейканы кайчан алштырырга кирәклеген җайланманың ничек эшләвенә карап белергә була, аның тавышы әкренәя башлый.

Янгын хәбәрчеләренең нәтиҗәлелеге һәм аларның зарурилыгы статистик мәгълүматлар белән расланган. Республикада ел башыннан сигналлар куелган йортларда 25 янгын чыккан, 51 кеше, шул исәптән 17 бала коткарып калынган.

Галия ИЛДАРОВА, Эльвира МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев