ЯНГЫНСЫЗ ГЫНА БУЛМАДЫ
Яңа елның 1 - 10 гыйнварында район территориясендә өч янгын булды. 2 гыйнварда Кульсеитово белән Березовка арасындагы машина юлында барган килеш "Газель" машинасына ут каба. Янгын сүндерүчеләр чакырырга туры килә. Машина тулысынча янып бетә. 7 гыйнвар төнендә Наратлык бистәсендә шәхси йортта янгын чыга. Янгынны сүндерергә Ислейтардан, Мәмдәл белән Дөбъяздан, шулай...
Яңа елның 1 - 10 гыйнварында район территориясендә өч янгын булды.
2 гыйнварда Кульсеитово белән Березовка арасындагы машина юлында барган килеш "Газель" машинасына ут каба. Янгын сүндерүчеләр чакырырга туры килә. Машина тулысынча янып бетә. 7 гыйнвар төнендә Наратлык бистәсендә шәхси йортта янгын чыга. Янгынны сүндерергә Ислейтардан, Мәмдәл белән Дөбъяздан, шулай ук Биектаудан һәм Әтнә районыннан да машиналар килә. Баштагы тикшерүләргә караганда янгын электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан.
Өченче көн "Крутушка-1" бакчачылык ширкәтендә бакча йорты янды. Янгында кешеләргә зыян килмәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев