Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Янгын даими саклык таләп итә

ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Биектау муниципаль районына караган бүлеге районда янгын куркынычы киеренке булуы турында искәртә. 6 февральдә 21 сәгать 13 минутта Глонасс-112 системасы буенча 113-нче янгыннан коткару бүлегенә Биектау райнының Каменка бистәсе Дорожная урамындагы 7 йортта янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. «01» хезмәте диспетчеры янгын булган урынга...

ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Биектау муниципаль районына караган бүлеге районда янгын куркынычы киеренке булуы турында искәртә.
6 февральдә 21 сәгать 13 минутта Глонасс-112 системасы буенча 113-нче янгыннан коткару бүлегенә Биектау райнының Каменка бистәсе Дорожная урамындагы 7 йортта янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.
«01» хезмәте диспетчеры янгын булган урынга шунды ук оператив рәвештә Биектау районы янгын сүндерү гарнизоны хезмәткәрләрен җибәрә. Урынга килеп җитүгә үк янгын каравылы башлыгы тиз генә тикшерү эшләрен үткәрә. Диспетчерга ул бу очракта янын түгел, ә йорттан төтен исе генә килеп торганы турында хәбәр итә. Тикшерү эшләре алып барганнан соң әлеге йортта 1951 елда туган гражданин яшәгәнлеге билгеле була. Ул исерек хәлдә була. Йорт утын белән ягыла торган мич ярдәмендә җылытыла. Әлеге мич бернинди янгын куркынычсызлыгы таләпләренә дә җавап бирми. Биектау районы янгын сүндерү гарнизоны хезмәткәрләренең оператив рәвештә янгын булган урынга килеп җитүләре һәм тиз арада хәлне ачыклаган аркасында гына фаҗиганың тагын да куркынычрак нәтиҗәләргә китерү очрагына юл куелмый кала.
Исегездә тотыгыз! Янгын һич уйламаганда, көтмәгән урыннан килеп чыгарга мөмкин. Үзегезнең сәламәтлекне, гомерне, милкегезне саклап калу өчен түбәндәге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен яхшы белергә кирәк:
- беркайчан да ятак өстендә тәмәке тартмагыз. Сигарет һәм спиртлы эчемлекләр янгынга сәбәпче булып торалар;
- балаларыгызны күзәтүсез калдырмагыз. Аларга мичкә ягарга, газ плитәсен кабызып, ризык пешерергә кушмагыз. Аларны электр приборлары, шырпы кулланудан тыегыз.
Кыш көне өй җылыта торган газ казаннары һәм утын мичләре белән файдаланганда аеруча игътибарлы булыгыз. Аларны куллануның да үз кагыйдәләре бар. Аларны бозу, һичшиксез, янгын чыгуга сәбәпче булып тора. Шуны да истән чыгарырга ярамый, өлкән кешеләр яшәгән шәхси йортларда янгын очраклары ике тапкырга күбрәк була. Аларның хәтере начарлану, күзләре күрмәү аяныч хәлләргә этәргеч ясый.
Морҗада ярыклар пәйда булу, төтен юлына корым җыелу да янгын чыгуга сәбәпче булып тора.
Йортны төзегәндә үк аның миче янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп урнаштырылырга тииеш. Кышкы салкын көннәрдә мичкә озак вакыт ягып торганда мичнең аерым өлешәре бик нык кыза. Әгәр кызган урыннарга агач, кәгазь, төрле материаллар тиеп тора икән, ул урында янгын чыгасын көт тә тор. Шул сәбәпле мичкә көнгз 2-3 тапкыр ягарга киңәш ителә һәм актив ягу вакыты 1,5 сәгатьтән дә артмаска тиеш. Йокларга 3 сәгать кала мичне томалап куярга кирәк.
Мич янында, мич башында кер киптерү, аның янында тиз янып китүчән материаллар, керосин, бензин кебек сыеклыклар саклау катгый тыела. Мич янында җиһазлар урнаштырырга да ярамый.
Төтен торбалары (морҗалар), җил өрдергеч каналлар, мичләр, газ плитәләре җаваплы хезмәткәрләр тарафыннан даими күзәтү астында торырга тиеш.
Кышкы ягу сезоны башланыр алдыннан морҗаларга, газ аппаратларына, 3 айга 1 тапкыр кирпеч морҗаларга тикшерүләр уздыру зарур.
Утын белән ягыла торган мич алдына идәнгә 0,5x0,7 м зурлыктагы металл табак куярга, мичне һәм морҗаны сылап буярга кирәк.
Йорттан чыгып китәр алдыннан куркыныч янаган барлык урыннарны кабаттан тикшереп чыгарга онытмагыз.
Хөрмәтле биектаулылар! Янгынны сүндерүгә караганда, аны булдырмый калу күпкә җиңелрәк. Янгын чыгу очрагына тап булсагыз «01», «112» телефоннарына шалтыратуыгыз сорала.
Шуны да искәртеп үтәбез, янгын чыгуда гаепле булган һәр кеше дисциплинар, административ һәм җинаять җаваплылыгына тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев