Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ямаширмә мәктәбе укучысы – Халыкара фән олимпиадасы призеры

Июнь башында Казанда туган телләрендә (рус булмаган) белем алучы мәктәп укучылары өчен рус теле буенча IV Халыкара олимпиада булды. Олимпиада 2 турда узды. Беренчесе - онлайн-тест режимында алып барылган сайлап алу туры. Анда безнең районнан белем татар телендә бирелүче 10 мәктәптән 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Турыдан-туры...

Июнь башында Казанда туган телләрендә (рус булмаган) белем алучы мәктәп укучылары өчен рус теле буенча IV Халыкара олимпиада булды. Олимпиада 2 турда узды. Беренчесе - онлайн-тест режимында алып барылган сайлап алу туры. Анда безнең районнан белем татар телендә бирелүче 10 мәктәптән 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Турыдан-туры катнашу таләп ителгән турга безнең районның иң күп балл җыйган 2 укучысын чакырдылар. Болар - Мәмдәл мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Алия Фатыйхова һәм Ямаширмә мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Айгөл Гатиятова.
Быел Олимпиадада Россиянең 21 төбәге вәкилләре, шулай ук Казахстан һәм Үзбәкстан укучылары катнашты.
Безнекеләр район һәм Татарстан намусын лаеклы якладылар. 8 нче сыйныф укучылары арасында Айгөл Гатиятова призлы урынны яулады. Бу уңыш аңа үзеннән үзе генә килмәде. Мондый җиңүгә ул бөтен көчен биреп, тырышып әзерләнүе бәрабәренә иреште.
Айгөл Коркачык авылында туган. Гатиятовлар гаиләсе авыл халкы арасында эшчәнлеге белән аерылып тора. Гаилә башлыгы Рамил "Бөреле" хуҗалыгында көйләүче мастер булып эшли, әниләре Гөлшат Рәфыйк кызы - авыл китапханәсендә китапханәче. Айгөлдә укуга карата кызыксынуны, әлбәттә, әнисе уяткан.
Башлангыч сыйныфлардан ук ул гел "5"леләргә генә укый, сыйныф җитәкчесе кушкан һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Һәрвакытта да укытучыларның ышанычын акларга тырыша. Район һәм республика күләмендәге фән олимпиадаларында күп тапкырлар катнашты, җиңүләр һәм призлы урыннар яулады. Ул шулай ук республика күләмендәге фәнни-гамәли конференцияләрдә, иҗади конкурсларда да катнаша. Укучы кызның яулаган дәрәҗәләре арасында мәктәп укучыларының Л.Н.Толстой исемендәге XV республика фәнни-гамәли конференциясе, балаларның "Храм души" иҗади проекты дипломнары бар. Айгөлне бизәп торган төп сыйфаты - тыйнаклык. Бу яктан ул үзенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Гыйльметдиновага охшаган.
Ямаширмә авылында озак еллардан бирле эшләү дәверендә Миләүшә Нурислам кызы белем биргән, тәрбияләгән балалар бик күп. Һәм аны барысы да хезмәтен намус белән башкаруы, балаларны, аларның әти-әниләрен хөрмәт итүе, аларга карата мәрхәмәтле булуы өчен яраталар. Укытуда яңа методикалар, инновацияләрне өйрәнергә омтылу - педагогның бик мөһим сыйфаты. Миләүшә Нурислам кызы укытучы хезмәтен гадәти дәрес кысаларына гына сыештырмый, кызыксынуларын белеп, сәләтле балаларны ачыклый. Талантлы балалар белән аерым эшли, артта калучыларга булыша.
Соңгы ел төрле олимпиадаларда казанышларга ирешү һәм җиңүләр яулау мәсьәләсендә безнең мәгариф бүлеге өчен нәтиҗәле булды. Бездә республика һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендә 25 кеше призлы урынны алды һәм җиңү яулады. Менә хәзер Халыкара дәрәҗәдәге призерыбыз булу уку елының матур тәмамланышы булып тора. Бу зур шатлык та, горурлык та, тагын да зуррак уңышларга ирешү өчен этәргеч тә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев