Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ямаширмә авылы Халык театры “Идел-йорт” фестивалендә катнашачак

Бу көннәрдә Казанда 16 нчы мәртәбә Халык театрларының "Идел-йорт" төбәкара фестиваль-конкурсының 3 нче этабы уза. Фестиваль Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Республиканың традицион мәдәниятләрне үстерү үзәге тарафыннан оештырыла. Быел ул татар театрының 110 еллык вакыйгасына багышлана. Традиция буенча, фестиваль өч этапта үтте. Беренче тур республиканың шәһәр һәм районнарында быел гыйнвар аеннан...

Бу көннәрдә Казанда 16 нчы мәртәбә Халык театрларының "Идел-йорт" төбәкара фестиваль-конкурсының 3 нче этабы уза.

Фестиваль Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Республиканың традицион мәдәниятләрне үстерү үзәге тарафыннан оештырыла. Быел ул татар театрының 110 еллык вакыйгасына багышлана.

Традиция буенча, фестиваль өч этапта үтте. Беренче тур республиканың шәһәр һәм районнарында быел гыйнвар аеннан старт алган иде. Узган ике этапта жюри Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртиянең халык театрлары һәм театр коллективлары куйган 100дән артык спектакль карады. Нәтиҗәдә, фестивальнең 3 нче финал турына 18 коллектив сайлап алынды.

Казанда чыгыш ясау хокукына ия булган коллективлар арасында Биектау районының Ямаширмә авылы мәдәният йорты каршында эшләүче Халык театры коллективы да бар. Театр 2002 елдан "Халык театры" исемен йөртә, аның белән режиссер Филсинә Сәгъдиева җитәкчелек итә.

17 нче ноябрь көнне көндезге 14.00 сәгатьтә Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында безнең коллектив Рабит Батулла әсәре буенча куелган "Кичер мине, әнкәй" спектакле белән чыгыш ясаячак.

Халык театрлары чыгышларын тамашачылар түләүсез карый ала. Шулай булгач, якташларыбызның чыгышын карарга чакырып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев