Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яллар күңелле, имин үтсен дисәк...

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре көннәрендә яшүсмерләр генә түгел, хәтта өлкәннәр дә бик популяр булган пиротехник чараларны кулланырга ярата. Әмма аларны кулланганда, бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм аларны гамәлгә кертү кагыйдәләрен истә тотарга һәм тайпылышсыз үтәргә кирәк. Кызганыч, пиротехниканы кулланган вакытта зыян күргән кешеләр саны да елдан-ел арта бара. Узган ел гына да Татарстанда, шул исәптән Биектау районында да, 14 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Безнең бүгенге “Актуаль әңгәмә” рубрикасы кунагы Биектау районы янгын күзәтүе һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Алексей Разгулов.

Алексей Михайлович, сөйләшүне янгын статистикасы белән башлап җибәрик әле.

- 2020 елның 11 аенда һәм декабрьнең беренче яртысына булган статистик мәгълүматларга караганда, республикда барлыгы 149 янгын очрагы теркәлде. Узган ел бу чорда 150 очрак теркәлгән иде. Кызганыч, янгында калып һәлак булучылар саны быел 7гә җитте. Узган ел бу сан 5 кә кимрәк иде. Янгында төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган кешеләр саны да 7гә җитте. Узган ел андый очраклар 2 генә иде.

2020 елда янгын чыгуның төп сәбәпләреннән берсе - электр приборларын куллану кагыйдәләрен тупас бозудан гыйбарәт. Кышкы көндә мич ягу кагыйдәләрен бозу да иң еш очрый торган сәбәпләрнең берсе булып тора. Узып бара торган елда торак йортларда гына да 74 янгын чыгу очрагы теркәлде. Алар барысы да электр приборлары һәм ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыкты.

Күп еллар дәвамында алып барган күзәтүләрдән күренгәнчә, Яңа ел көннәрендә янгын чыгу очраклары тагын да күбәя. Алай гына да түгел, бу көннәрдә торак йортларда чыккан янгын бөтен гаиләне юк итәргә мөмкин. 2018 елның 6 гыйнварында Минзәлә районының Воровск совхозында 3 кешедән торган бер гаилә янып үлә. Аларның икесе балалар була.

- Пиротехник материаллар куллану нәтиҗәсендә чыккан янгыннар да Яңа ел бәйрәме көннәрендә арта. Бу вазгыять турында Сезнең фикер?

- Әйе. Узган елгы Яңа ел бәйрәме көннәрендә безнең районда гына да 5 янгын очрагы теркәлде. Янгын пиротехника куллану нәтиҗәсендә генә түгел, торак йортларны җылыту системасының төзек булмавы, мичкә ягу кагыйдәләрен тупас бозу, төтен юлларының тыгылуы, ут белән саксыз эш итү, электр приборларын дөрес кулланмау кебек еш очрый торган сәбәпләр белән бәйле.

- Белгәнебезчә, ел саен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты үзенең махсус карары белән Яңа ел бәйрәме алдыннан янгынга каршы режим кертә. Мондый режим быел да кабул ителәчәкме?

- Бу турыда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары кабул ителде инде. Ул 2020 елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Карар бәйрәм көннәрендә янгыннардан саклану профилактикасына юнәлдерелгән. Бу көннәрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар штрафка тартылачак. Штрафлар күләме физик затлар өчен - 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, юридик зат булмаган эшмәкәрләр өчен 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр билгеләнгән.

- Безнең районда Министрлар Кабинеты карарының үтәлешен тикшерү буенча нинди чаралар каралган?

- Яңа ел көннәрендә, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, пиротехник материлларны саксыз куллану очракларын булдырмый калу максатыннан рейдлар уздыру планлаштырыла. Чөнки, ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, пиротехник материалларны куллану буенча төрле чикләүләр кертелгән. Муниципаль берләшмәләр җитәкчеләренә саклык чаралары комплексын булдыру, петардалар җибәрү урыннарын билгеләү һәм аларны тиешле кагыйдәләрдә башкару бурычы да тәкъдим ителде. Пиротехниканы сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулыкэнергетика комплексларыннан 500 метр ераклыкта гына кулланырга рөхсәт ителә. Ә торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күпләп йөри торган урыннарда, юлларда пиротехниканы кулланган очракта 50 метр араны сакларга кирәк.

- Ә безнең районда пиротехника куллану өчен махсус урыннар бармы?

- Безнең районда пиротехник материалларны аттыру өчен 2 урында махсус мәйданчык булдырылачак. Аларның берсе - Җиңү паркында булса, икенчесе “Казан арты” паркында урнашачак. Әлеге мәйданчыкларда пиротехник материалларны ничек куллану кирәклеге турында мәгълүматлар язылган элмә такталар урнаштырылачак.

- Ә петардаларны һавага атканда үзеңне саклау буенча кагыйдәләр бармы?

- Пиротехниканы иң яхшысы рус телендә күрсәтмәләре булган, товар сертификаты һәм лицензиясе булган сатучылардан гына алырга кирәк. Әгәр дә товар сыйфатыннан шикләнәсез икән, аңардан баш тартуың яхшырак. Куллану алдыннан фейерверкларны дөрес саклау турында уйларга кирәк. Иң яхшы шартлар - уттан һәм газдан ерак булган коры һәм салкын урын. Салют җибәрү урыныннан кабызу урыны 10-15 м ераклыкта булырга тиеш. Дефектлары булган техниканы кулланмагыз. Юешләнгән очракта җылыту приборлары ярдәме белән киптерү тыела. Пиротехниканы бәрелүдән сакларга кирәк. Техниканы балаларга бирү катгый тыела. Залп системалы салютларны, караучылар куркынычсызлыгы өчен, яхшы беркетергә кирәк.

Фейерверклар белән биналардан еракта, ачык урыннарда, куркынычсызлык дәрәҗәсен исәпкә алып һәм күрсәтмәләргә туры китереп кулланыгыз.

Пиротехник материалларны кулланыр алдыннан җил тизлегенә дә игътибар итәргә кирәк. Әгәр җил көчле икән, куркынычсызлык зонасын 3-4 тапкырга арттырырга киңәш ителә. Тамашачыларны 35-50 метр ераккарак урнаштырырга кирәк. Петардаларның “ракета”, “күбәләк” дип аталганнарын торак йортлар һәм башка объектлар янында җибәрергә ярамый. Чөнки алар тәрәзәдән өйгә үтеп кереп янгын чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Фейерверк һәм салютларны торак урыннардан ким дигәндә 20 метр читтә генә кулланырга ярый. Агач арасында куллану да кагыйдәләргә каршы килә. Филтәсен кабызган вакытта биткә якын китермәскә кирәк. Филтәсен кул ераклыгына сузып кабызырга. Ул 6-8 секунд яна, аннан чыккан очкыннар тиз генә сүнми һәм нык кына пешерә ала. Петарданы тартмасыннан чыгарырга, кул сузымы ераклыгында гына шырпы кабыннан кабызырга һәм кешеләр, хайваннар, төзелеш корылмалары, тиз янып китә торган предметлардан ким дигәндә 5 метр ераклыкка ыргытырга! Исегездә тотыгыз: петарданы сызгач та ыргытырга кирәк. Кулда шартлау куркыныч нәтиҗәләргә китерәчәк! Ыргытылган петардага, шартламаса да, ким дигәндә 15 минут якынлашырга ярамый. Балалар пиротехник җиһазлар белән шаярышмасын, ул уенчык түгел! Пиротехниканы төшереп җибәрү, бигрәк тә кеше аяк астына ыргыту тыела. Кабызылган пиротехник җиһазга инструкциясендә язылганнан якынрак килмәгез. Ракета, фейерверкларны йорт эчендә, балконда куллану да бик куркыныч нәтиҗәләргә китерәчәк... Чөнки пиротехниканы өй эчендә һәм балконнарда куллану янгын чыгу куркынычын арттырачак.

Статистик мәгълүматларга караганда, барлык янгын очракларының 70%ы һәм барлык һәлак булучыларның 90%ы торак йортларда чыккан янгыннар нәтиҗәсендә килеп чыккан фаҗигаләр. Мондый күңелсез хәлләрне булдырмый калу максатыннан 2020 елның 25 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр районда янгын кисәтү бүлеге хезмәткәрләре халык арасында профилактик чаралар уздырачак. Ялларыгыз күңелле, имин үтсен!

Алексей Михайлович, файдалы әңгәмә өчен рәхмәт. Б и е к т а ул ы л а р б ә й р ә м көннәрендә сак булыр һәм бу аларны бәла-казадан саклар дип өметләнәм.

Әңгәмәне Энҗе ГАРӘФИЕВА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев