Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ял итүчеләр үзләрен суда куркынычсыз тоту кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиешләр

4 нче июньнән Биектау районы территориясендә сулыкларда куркыныч янауның “кызыл” дәрәҗәсе кертелде. Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Әлдермеш авыл җирлеге башлыгы белән берлектә күлгә рейд уздырдылар. Коенырга рөхсәт ителмәгән әлеге урын хәзерге вакытта куркыныч чыганагы булып тора, анда “Су коену тыела!” дигән аншлаг эленгән. Мондый рейдлар Биектау районындагы барлык күлләр һәм сулыкларда да уздырылачак.

Рейдны күрүгә, ял итүчеләр массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләреннән һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән качып калырга булдылар, ахрысы. Менә сиңа мә - рәхәтләнеп су коенып ятканда көтмәгәндә Гадәттән тыш хәлләр һәм Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре килеп төшмәсенме! Әмма алар яхшы максатлар белән килгәннәр. Әлдермеш күлендә ял итүчеләргә куркынычсызлыкны саклау буенча нигезле киңәшләрен җиткерергә һәм коенырга ярамаганлыгы турындагы белешмәлекне бирергә - бары шул гына.

- Көннәр артык кызуланып китүсәбәпле, 4 нче июньнән Биектау районы территориясендә сулыклардагы куркынычлылыкның “кызыл” дәрәҗәсе кертелде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белән берлектә, суда кешеләрнең һәлак булуына юл куймас өчен, шулай ук райондагы башка күлләр һәм инешләрдә дә рейдлар уздырыла, - дип аңлатты Раил Шәймәрданов.

Татарстан Республикасында 2020 елда гына да 40 кеше һәлак булган. Араларында балалар да бар. Биектау районында әлегә тыныч - батучылар булса да, үлүчеләр юк. Нәкъ менә шуның өчен актив рәвештә профилактика эшләре алып барыла да инде. Коенырга ярамаганлыгы турында бөтен кеше дә белми бит. Ә инде суда куркыныч янауның “кызыл” дәрәҗәсе кертелү хакында бигрәк тә. Без бары тик бер рейдта гына катнаштык, әмма мондый чаралар моңа кадәр дә уздырылган, моннан соң да уздырылачак.

Моннан тыш, кызыну урыннарында спиртлы эчемлекләр эчәргә, урманнарга барырга ярамаганлык турындагы таләпнең үтәлүен дә тикшерәчәкләр. Бездә өч урманчылык бар - Ислейтар, Саба һәм Шәһәр яны урманчылыклары. Әлеге территорияләргә машиналарда керергә дә, болай йөрергә дә ярамый. Мондый тыюлар документ рәсми төстә нәшер ителгәннән соң 21 көн буена гамәлдә булачак. Ә бу, мөгаен, август башларыннан да иртәрәк булмастыр.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев