Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Якты йөз, тәмле сүз дә дәвалый

Биектау районы үзәк хастаханәсе коллективы турында газетада язуыбызны үтенеп безгә сугыш һәм хезмәт ветераны Александр Никифорович Егоров мөрәҗәгать итте. "Мин өлкән буын кешесе. Шуңа күрә бик еш кына хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Безнең район хастаханәсендә үз эшләренең чын осталары эшли. Алар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Әлбәттә, хастаханәнең баш табибы...

Биектау районы үзәк хастаханәсе коллективы турында газетада язуыбызны үтенеп безгә сугыш һәм хезмәт ветераны Александр Никифорович Егоров мөрәҗәгать итте.
"Мин өлкән буын кешесе. Шуңа күрә бик еш кына хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Безнең район хастаханәсендә үз эшләренең чын осталары эшли. Алар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Әлбәттә, хастаханәнең баш табибы Рамил Равилевич Зыятдиновның роле монда аеруча зур", - дип яза безгә Александр Никифорович.
"Рамил Равилевич һәр көн иртән хастаханәне бер кат үз күзләре белән күзәтеп чыга, хуҗалык эшләренә кагылган мәсьәләләргә генә түгел, иң беренче чиратта, авыруларның хәлен сораша. Медицинада ул очраклы кеше түгел. Эшеңне яратып, күңел биреп эшләгәндә генә үзең дә, авырулар да канәгать кала. Рамил Равилевич өчен вак мәсьәлә юк. Аңа барысы да мөһим. Хастаханәдә һәрвакыт тәртип. Хезмәткәрләргә дә таләпләр катгый куелган.
Тагын шунысы күзгә ташлана, кайчан гына килмә, биредә һәрвакыт чисталык хөкем сөрә, урын-җирне даими алыштырып торалар, ашау әйбәт, тәмле, ризыклар төрле. Хастаханәдә эшләүче барлык хезмәткәрләргә дә чын күңелдән рәхмәт җиткерәсе килә.
Күптән түгел биредә ике гыйбадәтханә бүлмәсе ачылды. Хастаханәдә дәваланучылар читкә йөрмичә генә гыйбадәт кыла ала. Өлкәннәр өчен бу зур шатлык. Мөселманнар, православие динендәге кешеләр биредә тәннәрен генә түгел, җаннарын да дәвалыйлар.
Алдан әйтеп үткәнемчә, хастаханәнең барлык табиблары да ихтирамга лаек. Әмма Ләйлә Гомәровна Нуриева турында аерым әйтеп үтәсем килә. Ләйлә Гомәровна авыруларга карата бик тә игътибарлы, авыруның моң-зарын үзенең йөрәге аша үткәрә. Андый табиблар бик сирәк була. Минем сүзләремне терапия бүлегендә дәваланучы барлык авырулар да хуплый. Дарулар гына түгел, ә якты йөз, тәмле сүз дәвалый, дип, юкка гына әйтмиләр".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев