Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яхшылык эшлә дә – суга сал...

«Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, балык белмәсә, Халикъ - Ходай белер» диләр халыкта. Арабызда олы йөрәкле, мәрхәмәтле шәхесләр булу мәшәкатьле тормышыбызга ямь өстиләр. Ил күләмендә инвалидлар декадасы дәвам итә. Бу көннәрдә сәламәтлеге чикле булган кешеләр хөкүмәттән, хәйрия оешмаларыннан һәм битараф булмаган кешеләрдән бүләкләр ала. Руслан Алиев...

«Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, балык белмәсә, Халикъ - Ходай белер» диләр халыкта. Арабызда олы йөрәкле, мәрхәмәтле шәхесләр булу мәшәкатьле тормышыбызга ямь өстиләр.
Ил күләмендә инвалидлар декадасы дәвам итә. Бу көннәрдә сәламәтлеге чикле булган кешеләр хөкүмәттән, хәйрия оешмаларыннан һәм битараф булмаган кешеләрдән бүләкләр ала.
Руслан Алиев җитәкләгән "Биектау коммуналь челтәрләре" дә әлеге чаралардан читтә калмады. Алар безнең телеканалның журналисты Гүзәл Газизуллина белән берлектә, 17 яшьлек Регинаның хыялын тормышка ашырдылар. Аны иң яраткан җырчысы Фирдүс Тямаев белән очраштырдылар.
Регина гаиләсенең тамырлары Биектау районы Дөбьяз авылыннан. Туганнары хәзерге вакытта әлеге җирлектә яши. Бүгенгесе көндә аның гаиләсе безнең районда өй сала. Регинага ДЦП диагнозы куелган. Ул бик акыллы, иманлы, намазлар укый, интуициясе нык үсеш алган.
Фирдүс Тямаев үзенчәлекле кыз белән осрашырга шунда ук риза булган. Ә Регина исә бу кичтә үзенең яраткан җырчысы белән очрашуына чиксез шат иде.
Җырчы Фирдүс Тямаев һәм "Биектау коммуналь челтәрләре" директоры Руслан Алиев кызны бүләкләр белән дә сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев