Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңалыклар булса, безгә җибәрегез!

«Биектау» медиахолдингы авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен махсус бәйге игълан итә. Кышкы чор табигатьнең йокыга талган мәле. Авыл халкы өчен дә бераз гына мәшәкатьләрдән арынып, ял итеп алу өчен менә дигән вакыт ул - кышкы чор. Әмма тормыш дәвам итә. Һәр көн кабатланмас яңалыклар алып килә. Яңалыклар төрле характерда булырга мөмкин:...

«Биектау» медиахолдингы авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен махсус бәйге игълан итә.
Кышкы чор табигатьнең йокыга талган мәле. Авыл халкы өчен дә бераз гына мәшәкатьләрдән арынып, ял итеп алу өчен менә дигән вакыт ул - кышкы чор. Әмма тормыш дәвам итә. Һәр көн кабатланмас яңалыклар алып килә. Яңалыклар төрле характерда булырга мөмкин: шаян рухта язылганнары да, чыны да, ялганы да, рәсми дә, артык рәсми булмаганы да. Кыскасы, «Биектау» медиахолдингы сездән килгән авыл тормышы, аның халкы, тырыш (һәм бик үк тырыш та булмаган) кешеләре турында, урам, клуб, мәктәп, кибет, ферма тирәсендәге яңалыкларны көтеп кала. Аларны безнең редактор бераз гына "чарлап" ала, әлбәттә, һәм холдингның рәсми сайтына, социаль челтәрдә урнаштыра. Ел ахырында бәйгегә йомгак ясалачак. Иң актив дип табылган авыл җирлекләре турында медиахолдинг фильм төшерәчәк. Сездән килгән яңалыкларның саны һәм сыйфаты буенча ай саен рейтинг төзеләчәк. Җиңүче шул рейтинг нигезендә ачыкланачак. Яңалыкларны vgora-vesti@mail.ru, «ВКонтакте» (vk.com/vgoravesti), Whats App 89270326510 җибәрергә мөмкин. Элемтәдә булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев