Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

ЯҢА ЗАВОД АЧЫЛДЫ

ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы Биектау районы Киндери поселогында булды һәм " Казан пластмасса эшләнмәләр заводы" ачык акционерлык җәмгыятенә килде, анда "ЕвроКап" җаваплылыгы чикле ширкәтенең җитештерүе урнашкан. Быелның 17 сентябрендә ликер-аракы продукциясен бөкеләү өчен эксклюзив колпачоклар җитештерү буенча "ЕвроКап"ның беренче линиясе эшләтеп җибәрелде. Процесс тулысынча автоматлаштырылган. Колпачоклар җитештерү өчен...

ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы Биектау районы Киндери поселогында булды һәм " Казан пластмасса эшләнмәләр заводы" ачык акционерлык җәмгыятенә килде, анда "ЕвроКап" җаваплылыгы чикле ширкәтенең җитештерүе урнашкан. Быелның 17 сентябрендә ликер-аракы продукциясен бөкеләү өчен эксклюзив колпачоклар җитештерү буенча "ЕвроКап"ның беренче линиясе эшләтеп җибәрелде.
Процесс тулысынча автоматлаштырылган. Колпачоклар җитештерү өчен дөньяның әйдәп баручы җитештерүчеләренең җиһазлары файдаланыла: Battenfeld Ges.m.b.H. (Австрия), STAMPLANET S.R.L. (Италия), Telerobot S.p.A. (Италия), Husky (Канада), OMSO (Италия), MADAG (Швейцария) һәм башкалар.
Завод буйлап сәяхәт ясагач (анда "ЕвроКап" җаваплылыгыгы чикле җәмгыятенең беренче чираты һәм "Казан пластмасса эшләнмәләр заводы" ачык акционерлык җәм-гыяте җитештерүе урнашкан), Татарстан Премьер-министры үзе күргәннең көткәннән дә яхшырак булуын әйтеп китте. "Мин күпкә гадирәкне карарга килгән идем" - диде Илдар Халиков. - Әмма монда дөньякүләм дәрәҗәле, югары җитештерүчәнлекле зур, яхшы завод икән".
Ул шулай ук колпачоклар эшләгәндә файдаланыла торган чималның нигездә республика территориясендә җитештерелүенә игътибар итте. "Мондый предприятиеләр азык-төлек сәнәгатенең төрле өлкәләрендә дә, төзелеш индустриясендә дә, башка өлкәләрдә никадәр күп булса - шулкадәр яхшы", - дип әйтеп китте Илдар Халиков.
"Казан пластмасса эшлән-мәләр заводы"ның генераль директоры Юлия Голенева сүзләренчә, җиһазлар дәрәҗәсе буенча да, продукциянең үзенең сыйфаты буенча да - Россиядә моңа тиңнәр юк. "Без бу җитештерүне төзегән вакытта үзебезнең алга максат куйдык - сыйфаты һәм куллану характеристикалары буенча Европа һәм дөнья стандартларына туры килә торган колпак җитештерү, аны Россия сатучысы, Россия сатып алучысы өчен кулай бәяле итеп эшләү. Без бу максатка ирештек" - дип ассызыклады ул.
Аракы-ликер продукциясе өчен колпачоклар җитештерү күләме - айга 7 млн. данә (чагыштыру өчен "Казан пластмасса эшлән-мәләр" заводы ачык акционерлык җәмгыяте эшләп чыгара торган кетчуп һәм майонез өчен колпаклар күләме - 55 млн. данә).
"ЕвроКап" җаваплылыгы чикле ширкәтенең алдагы планнарында - икенче һәм өченче чиратны эшләтеп җибәрү (металлопластик һәм металл бөкеләр).

А. Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев