Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа уку елын - яңа көч белән

Республика һәм район җитәкчеләре үз алларына куйган төп бурычларның берсе - мәгарифне үстерү. Яшь белгечләрне җәлеп итү һәм мәгариф тармагында калдыру - Татарстан Республикасының, шулай ук безнең районның мәгариф системасындагы кадрлар сәясәтенең мөһим мәсьәләсе. Ел саен Биектау районында яңа белем бирү учреждениеләре барлыкка килә, яшь белгечләр эшли башлый, димәк, балаларга өстәмә белем бирү өчен яңа мөмкинлекләр ачыла.

1 сентябрь - үзенчәлекле бәйрәм, җәй буена озаклап ял иткәннән соң тәүге мәктәп кыңгыравы шалтырый торган көн. Укучылар җәй айларында рәхәтләнеп ял иттеләр, үсеп, ныгып киттеләр, укытучылары һәм сыйныфташларын сагынырга өлгерделәр. Хәзер алар көн саен төрле вакыйгалар һәм тәэсирләр белән тулып тора торган кызыклы мәктәп тормышының үзәгендә булачаклар. Бу - белем өчен, яхшы билгеләр алу, тугры дуслар, яңа үрләрне яулау өчен көрәш башланган көн.

Белем бирүнең дәрәҗәсен күтәрүдәге төп бурычларның берсе педагогларга үзләренең һөнәри дәрәҗәләрен арттыру мөмкинлеге бирүдән гыйбарәт. 2021 елда ике йөзләп педагог квалификация күтәрү курсларында белемнәрен арттырдылар. Быел районның 31 гомуми белем бирү учреждениесендә 7000 ләп укучы, шул исәптән меңгә якын беренче сыйныф укучысы белем алачак.

Барлык белем бирү учреждениеләрендә агымдагы косметик ремонт ясалды. Алар барысы да яңа уку елына әзер, моны белем бирү учреждениеләрен кабул итү буенча ведомствоара комиссия дә раслады. “Мәгариф” милли проекты кысаларында агымдагы елда Эстачи авылында 220 урынлы “Шаян” балалар бакчасын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Биектау авылында 5 нче мәктәп төзелә башлады, бер елдан ул укучыларын ишекләрен киң ачып каршылар.

Уңайлы һәм сыйфатлы белем алу максатында укучыларны база мәктәпләренә мәктәп автобуслары белән йөртү оештырылган. 2020-2021 нче уку елында 9 мәктәп автобусы бирелде. Бүгенге көндә 40 авылдан балаларны 27 машина алып килә.

Башкарылган эшләрнең барысы да Биектау районы мәктәпләрендә белем алучы укучыларга БДИ тапшыру буенча республика стандартларына туры килергә мөмкинлек бирә. Быел Бердәм дәүләт имтиханын 115 укучы тапшырды, алар барысы да урта белем турында аттестатлы булдылар. Мәктәп тәмамлаучы 22 укучы “Укуда аеруча уңышларга ирешкәннәре өчен” Россия медале белән бүләкләнделәр.

Белем бирү барышының төп өлеше - куркынычсызлыкны тәэмин итү. Белем бирү учреждениеләрен террорчылык күренешләреннән саклау эше көчәйтелде. Берничә мәктәптә электрон ачкычлар системасы кертелде, ә Биектауның 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә куркынычсызлыкны шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре тәэмин итәчәк.

Мәгариф системасына мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре үзләреннән зур өлеш кертәләр. Алар белем бирү методикаларын яхшырту өстендә дә даими эшлиләр, шул ук вакытта үз тәрбиясендәге балаларга уңайлы шартлар тудырырга да тырышалар. Биектау районында белем бирүнең сыйфатын яхшыртуда бергәләп нәтиҗәле эшләгәндә генә уңышларга ирешеп була.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев