Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа җитәкчеләр сайланды

Биектау муниципаль районының 2015 елның 15 октябрендә булган чираттагы икенче утырышында район башкарма комитеты җи-тәкчесе итеп Алмаз Ләбис улы Гәрәев сайланды. Ул тумышы белән Баулы районыннан. Казанның инженер-төзүчеләр институтын һәм Идел буе дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 1994 елда бораулау эшләре буенча Азнакай идарәсендә куркынычсызлык техникасы мастер-инженеры булып башлаган....

Биектау муниципаль районының 2015 елның 15 октябрендә булган чираттагы икенче утырышында район башкарма комитеты җи-тәкчесе итеп Алмаз Ләбис улы Гәрәев сайланды.

Ул тумышы белән Баулы районыннан. Казанның инженер-төзүчеләр институтын һәм Идел буе дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 1994 елда бораулау эшләре буенча Азнакай идарәсендә куркынычсызлык техникасы мастер-инженеры булып башлаган. Аннары Азнакай районында төрле вазифаларда хезмәт куйган. 2005 елдан 2007 елга кадәр шушы район хакимиятендә төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча хакимият башлыгы урынбасары булып эшләгән. 2011 елга кадәр Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары булган. 2011 елның октябрендә "Водоканалсервис" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры итеп билгеләнгән.

Красносельский авыл җирлеге Советы утырышында Красносельский авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе итеп Илдар Мөхәмәтканиф улы Равилов сайланды. Элек ул Биектау һәм Питрәч районнарында ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының әйләнә-тирәне саклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекторы, әйдәп баручы белгеч булып эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев