Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа ел кичендә Биектау районында күмәк сугыш нәтиҗәсендә биш кеше тән җәрәхәтләре алган

Каза күрүчеләрнең берсе бик авыр хәлдә. Бәйрәм hәм ял көннәрендә Казан шәhәрендә hәм республикада медицина хезмәткәрләре дә көчәйтелгән режимда хезмәт куйган. Юл-транспорт hәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә, салкында туңучыларга, ялган аракы белән агуланучыларга ярдәм күрсәтүдән тыш, аларга күмәк орыш оештыручыларга да медицина ярдәме күрсәтергә туры килгән. Бу хакта 9 гыйнварда "Татар-Информ" мәгълумат...

Каза күрүчеләрнең берсе бик авыр хәлдә.
Бәйрәм hәм ял көннәрендә Казан шәhәрендә hәм республикада медицина хезмәткәрләре дә көчәйтелгән режимда хезмәт куйган. Юл-транспорт hәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә, салкында туңучыларга, ялган аракы белән агуланучыларга ярдәм күрсәтүдән тыш, аларга күмәк орыш оештыручыларга да медицина ярдәме күрсәтергә туры килгән. Бу хакта 9 гыйнварда "Татар-Информ" мәгълумат агентлыгындагы Казанда hәм республикада булган гадәттән тыш вакыйгаларга багышланган матбугат конференциясендә Татарстан республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Һәлакәтләр медицинасы үзәге җитәкчесе Ирина Исаева белдерде.
31 декабрь кичендә Биектау районының Бөреле поселыгында яшәүче ике ир-ат шушы поселокта эшләүче Корея гражданнарын бәйрәм белән котларга киләләр. Алып килгән бер шешә шампан шәрабын бергәләп эчкәч, үзара низаг чыгып, хуҗалар килгән кунакларның берсен кыйныйлар. Ул үзенә ярдәмгә иптәшләрен чакыра. Шулай итеп, шампан шәрәбеннән башланган бәйрәм кичәсе күмәк сугыш белән тәмамлана.
Нәтиҗәдә 5 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә эләгә, бугенге көндә аларның берсе бик авыр хәлдә. Гаепләнүчеләргә карата җинаять эшләре кузгатыла.
татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев