Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа ел бәйрәмен уздырганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү зарури

Яңа ел бәйрәмнәре кеше күп җыела торган очрашулар, ял кичәләре, дискотекалар уздырыла торган вакыт. Бәйрәм чараларын оештырганда һәм уздырганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәгәндә генә күңелсезлекләрдән - янгыннар, яну-пешүләр, имгәнүләрдән котылып калырга, Яңа елны матур итеп каршыларга мөмкин. Массакүләм чаралар (кичәләр, спектакльләр, Яңа ел чыршылары) уздырганда янгын куркынычсызлыгы өчен җитәкчеләр...

Яңа ел бәйрәмнәре кеше күп җыела торган очрашулар, ял кичәләре, дискотекалар уздырыла торган вакыт. Бәйрәм чараларын оештырганда һәм уздырганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәгәндә генә күңелсезлекләрдән - янгыннар, яну-пешүләр, имгәнүләрдән котылып калырга, Яңа елны матур итеп каршыларга мөмкин.
Массакүләм чаралар (кичәләр, спектакльләр, Яңа ел чыршылары) уздырганда янгын куркынычсызлыгы өчен җитәкчеләр җаваплы.
Яңа ел чаралары башланыр алдыннан җитәкче барлык биналарның, бүлмәләрнең, эвакуация юлларының янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүен тикшереп чыгарга, шулай ук янгын сүндерүнең башлангыч җайланмалары, элемтәнең төзек булуына инанырга тиеш. Ачыкланган җитешсезлекләрне массакүләм-мәдәни чара башланганчы бетерү зарур.
Яңа ел чараларын уздыру вакытына сәхнәдә һәм залларда оешманың җаваплы хезмәткәрләреннән һәм штаттан тыш янгын звенолары әгъзаларыннан җаваплы кешеләргә кизү тору бурычы йөкләнә.
Яңа ел кичәсен уздырганда чыршы бинадан чыгуга комачауламаслык итеп ныклап урнаштырылырга, ботаклары стена һәм түшәмнәрдән кимендә бер метр арада булырга тиеш.
Чыршыдагы лампочкаларны бары тик тәҗрибәле электрик кына куярга тиеш. Аларның сертификатлы булуы, электр җайланмаларына кагылышлы барлык кагыйдәләрне төгәл үтәп, ышанычлы итеп урнаштырылуы зарур. Гирляндалардагы лампочкаларның куәте 25 Ваттан артмый. Лампочкаларга ут җибәрүче электрүткәргечләрнең бакыр җепселле сыгылмалы булуы шарт. Электрүткәргечләрнең изоляциясе төзек булырга, электр челтәренә штепсель тоташтыргычы аша кушылырга тиеш.
Бәйрәмдә мамык, кәгазь һәм марлядан, җиңел кабына торган шундый башка материаллардан ясалган, утка каршы эшкәртелмәгән киемнәр кигән балаларның һәм өлкәннәрнең катнашуы тыела.
Бәйрәм уздырганда
- чыршыны бизәү өчен целлулоид һәм башка җиңел кабына торган уенчыклардан файдалану;
- чыршыны яктырту өчен шәмнәр, бенгаль утлары, фейерверклар куллану;
- чыршының аслыгына һәм ботакларына мамык, аннан ясалган, утка каршы торучан состав белән эшкәртелмәгән уенчыклар кую тыела.
Исеегздә тотыгыз: Яңа ел бәйрәмен исән-имин уздыру өчен менә шушы гади генә кагыйдәләрне үтәргә кирәк.
Шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 2 декабрендә кабул иткән 866 нчы Карары нигезендә 2016 елның 15 нче декабреннән 2017 елның 10 гыйнварына кадәрге чорда янгынга каршы махсус режим кертелде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев