Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа акчалар: Казан Кремле һәм КФУ финалда!

Татарстанның Казан Кремле һәм Казан федераль университеты бинасы яңа купюраларга символ сайлау конкурсының финалистлары, дип табылды. Бүген яңа банкнотларда төшереләчәк символлар конкурсының 10 финалисты билгеле булды. Әлеге бәйгенең беренче этабы 28 июньнән алып 28 июльгә кадәр дәвам итте. 5-30 август көннәрендә конкурсның икенче этабы социологик сораштыру формасында үтте. Сахалиннан Калининградка...

Татарстанның Казан Кремле һәм Казан федераль университеты бинасы яңа купюраларга символ сайлау конкурсының финалистлары, дип табылды.


Бүген яңа банкнотларда төшереләчәк символлар конкурсының 10 финалисты билгеле булды. Әлеге бәйгенең беренче этабы 28 июньнән алып 28 июльгә кадәр дәвам итте. 5-30 август көннәрендә конкурсның икенче этабы социологик сораштыру формасында үтте. Сахалиннан Калининградка кадәр үткәрелгән бу чара "Иҗтимагый фикер" фонды тарафыннан уздырылды. 6 мең респондент катнашкан сораштыруда авыл халкы да, шәһәрләрдә яшәүчеләр дә катнашты.

Нәтиҗәдә, финалга 10 шәһәр чыкты. Аларның һәрберсендә икешәр тарихи урын сайлап алынган. Петрозаводск шәһәре белән Сергиев Посад искәрмә булып тора. Аларда берешәр символ - "Кижи" музей-тыюлыгы һәм Изге Троица Сергиева Лавры чиркәве сайлап алынган.

Финалга, Казаннан кала, икешәр символ белән чыккан шәһәрләр менә алар:

Реклама


- Владимир шәһәре: Алтын капка һәм Успение соборы,
- Волгоград: "Ватан-Ана чакыра!" скульптурасы һәм Мамай Курганы,
- Ерак Көнчыгыш: Көнчыгыш космодромы һәм Рус утравындагы күпер,
- Иркутск: Байкал күле һәм бабр,
- Түбән Новгород: Түбән Новгород Кремле һәм Түбән Новгород ярминкәсе,
- Севастополь: баткан корабларга һәйкәл һәм Херсонес Таврический,
- Сочи: "Фишт" Олимпия уеннары стадионы һәм "Роза-Хутор" курорты.

Сораштыру уздырганда, респондентларда теге яки бу символ шушы тарихи һәйкәл урнашкан төбәк белән күзаллана. Шуңа да Ерак Көнчыгышның төбәк символлары өчен төркем формалаштырылып, аларга Ерак Көнчыгыштагы икешәр шәһәр кертелде, - дип аңлата "Иҗтимагый фикер" фонды башлыгы Александр Ослон.

Халык арасындагы әлеге сораштыру ике этапта уздырылган. Беренчесендә 49 шәһәрдән 20 иң популяры сайлап алынган. Икенче дулкында исә, россиялеләрнең фикеренә нигезләнеп, ун шәһәр узган.

Александр Ослин фикеренчә, тавыш бирүдә төрле манипуляцияләр булмасын һәм ул гадел барсын өчен, бөтен респондентлар да очраклы рәвештә сайлап алынган. Анда бары тик 18 яшьтән өлкәнрәкләр генә катнашырга хокуклы булган. Сораштыруны үткәрүчеләр респондентларның өйләренә (фатирларына) килеп, шәһәрләр исемен чагылдырган карточкалар һәм алардагы символларны күрсәткән. Нәтиҗәдә, халык үзенә охшаганын сайлап алган.

Бүгеннән башлап, бәйгенең өченче этабы башланып китте. Биредә җиңүгә дәгъва кылган 10 шәһәр арасыннан бары тик икесен генә сайлап алырга кирәк булачак.

- Финалга эләккән символларның барысы да - безнең Ватаныбызның уникаль урыннары. Аларның һәрберсе яңа банкнотларда сурәтләнергә лаек. Без финал этабында ярыш кызганнан-кыза барыр, дип ышанабыз. Чөнки анда барысын да бер тавыш кына да хәл итә алачак. Халык, чыннан да, бу бәйгегә зур кызыксынучанлык һәм җаваплылык белән карады. Нәтиҗәдә, без халык яраткан банкнотны сайлап алырбыз, - ди Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары Георгий Лунтовский.

Исегезгә төшерәбез, өченче этапта россиялеләр берничә ысул белән тавыш бирә ала. Аның иң уңайлысы - Твоя-Россия.рф сайтында. Ул 7 октябрь көндезге 12гә кадәр дәвам итәчәк. Тавыш бирүнең тагын бер ысулы - 1 октябрь көнне Россия Банкының территориаль учреждениесенә Ачык ишекләр көненә килеп, махсус анкета тутырып, үзеңә охшаган символ өчен тавыш бирү. 7 октябрь көнне "Россия 1" телеканалы эфирында 18.00дә ике җиңүче игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев