Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

ӨЙ САЛУНЫҢ НИЕ БАР

Авыл җирендә яшәүче һәр ир заты үз гомерендә бер яки берничә йорт саладыр. Элек авыл кешесе 12-15 елга бер мәртәбә өй сала иде, хәзер ара ераклыгы шактый артты, чөнки җылыту системасын үзгәртү, өйне тышкы яктан киендерү, фундаментка утырту һәм башка шуның ише эшләр өйнең яшәү гомерен шактый арттырды. Шулай да...

Авыл җирендә яшәүче һәр ир заты үз гомерендә бер яки берничә йорт саладыр.
Элек авыл кешесе 12-15 елга бер мәртәбә өй сала иде, хәзер ара ераклыгы шактый артты, чөнки җылыту системасын үзгәртү, өйне тышкы яктан киендерү, фундаментка утырту һәм башка шуның ише эшләр өйнең яшәү гомерен шактый арттырды. Шулай да өй салганда кайбер нәрсәләрне белеп бетермәвебез аркасында ялгышлыклар җибәрәбез, аеруча кирпеч-таштан салганда. Авыл буйлап элегрәк салынган кирпеч йортларны күзәтеп барсаң күбесенең стеналары ярылган, кирпечләре какшаган, хәтта кайбер кирпеч йортларны арматуралар белән ,,обмуровать" ит-кәннәр. Ә бит бик борынгы йортлар, төзелешләр, корылмалар йөзләрчә еллар торсалар да, бернинди үзгәреш кичер-мәгәннәр. Ни өчен ул шулай икән соң? Ни өчен Шәһри Болгардагы борынгы тарихи һәм архитектура истәлекләре 13-18 нче гасырларда салынса да сакланган, Сөембикә манарасының бер генә кирпече дә кителмәгән, стенасында ярыклар юк? Ә бездә 40-50 еллар гына элек салынган йортларда дефект, ә шәһәрдә ишел-гәннәре дә байтак.
Хәзер фән-техника казанышларыннан, аеруча Интернеттан файдаланып, төзелештә мөмкин булган кимчелекләрне кисәтергә була. Бездә күпчелек очракта, төзелеш материалына экономия ясаган булып, җирле материаллардан файдаланалар. Монда фундамент өчен известьташ файдаланыла. Ә бездә известьташта карбонат катнашмасы күп булганга ул, цемент белән реакциягә кереп, үзенең үзлеген югалта, 25-30 елдан соң таркала башлый, фундамент ныклылыгын югалта, бина утыра, стена ярыла башлый. Әле кирпеч измәсенә дә известь суы кушып эшләгән кешеләр бар. Чиләккә тутырылган измә утырмасын өчен салынган известь катнашмасында карбонат элементлары булу аркасында, шундый ук реакция бирә. Кирпеч стенаның тиз тузу сәбәбе нәкъ шул була да инде. Шуңа күрә өй фундаментын төзегәндә ПГС, гранит яки доломит ташы ишеләрне кулланырга кирәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев