Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Йә корылык интектерә, йә боз ява

Берничә атна буена көннәр бик кызу торды. Бу кызулык авыл хуҗалыгы культураларына кайтарып ала алмаслык зыян китерде, кешеләргә тиешенчә эшләргә, ял итәргә, йокларга һәм өй эшләре белән шөгыльләнергә ирек бирмәде. Һәм менә кызулык чигенде, кинәт салкынайтып җи-бәрде. Әмма без, көтеп торган уртача һава урынына, кискен җилләр һәм табигатьнең чираттагы көйсезлекләренә...

Берничә атна буена көннәр бик кызу торды. Бу кызулык авыл хуҗалыгы культураларына кайтарып ала алмаслык зыян китерде, кешеләргә тиешенчә эшләргә, ял итәргә, йокларга һәм өй эшләре белән шөгыльләнергә ирек бирмәде. Һәм менә кызулык чигенде, кинәт салкынайтып җи-бәрде. Әмма без, көтеп торган уртача һава урынына, кискен җилләр һәм табигатьнең чираттагы көйсезлекләренә дучар булдык. Якшәмбе көндез район үзәгендә боз яуды.

Өйлә вакытында Чернышевка ягыннан кара болытлар куера башлады. Алар безгә озак көтелгән яңгыр урынына боз алып килер, дип берәү дә уйламагандыр. Биш минут буена эре-эре боз бөртекләре, дөбер-шатыр килеп, түбәләрне, машиналарны, коймаларны "дөмбәсли" башлады. Бигрәк тә бакчаларга эләкте. Кыяр, кабак, ташкабак яфракларын тет-кәләп бетерде. Чәчәкләр дә шактый зыян күрде. Кайбер культураларның яфраклары челтәрләнеп калды, ә җиләкләрне тураклаган кебек булды. Ярый инде, помидор, кишер, чөгендергә алай ук зур зыян килмәде.

Реклама

- Хәзерге вакытта континент нык кызды, җирнең температурасы 50 градуска җитә һәм һава агымының әйләнеп йөрүе, ул бигрәк тә Төньяк Атлантикадан килсә, коеп яуган яңгырлар, өермә, җил-давыллар, боз явулар белән тәмамлана, - дип аңлата Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.

Аның сүзләренә караганда, бу гадәти табигый күренешләр, җир кызуга менә шулай җавап бирергә тиеш тә, тоташ җылыну дәвам итә, планета тоташ җылына. Җир никадәр җылырак булса, гарасат чыгу ихтималы да шуның кадәр арта. Сочи, Пермь, Казан, Екатеринбург - агымдагы җәйдә "су баскан" берничә шәһәр генә. Белгеч күзәтүләре буенча, һәр зур шәһәрдә яңгырлы болытларны үзенә магнит кебек тартып китерә торган "җылылык утравы" була икән. Әгәр дә инде бу урын диңгез ярына туры килсә - куркыныч тагын да арта. Ул гына да түгел, ел дәвамында, кышны да кертеп, явым-төшем кимеде һәм бу җиргә тулысынча суынырга мөмкинлек бирми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев