Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Әй хатын-кыз, чыдам булгансың син

Гомер бер мизгел бит ул... Әле генә туып, беренче адымнарыңны атлыйсың, буйга җитеп, олы тормышка аяк басасың, шатлыкларга куанып, борчу-мәшәкатьләрне ырып-ерып тураеп басканчы, гомереңнең уртасына җитәсең...

Тормыш үрләренә менеп, үткән юлыңа борылып карыйсың... Шул вакытта яныңда ныклы терәгең, дәвамчыларың - балаларың булса, эшләгән яхшылыкларың йөзеңне я к т ы ртс а , с и н н ә н д ә бәхетле кеше булмыйдыр ул?! Сүзем менә шундый язмыш иясе, гомерен Ямаширмә авылы белән бәйләгән гүзәл ханым Дания Исмәгыйлова турында. Заманында аны Ил башлыгы үзе күреп ала. Ул чакларда Биектау районын җитәкләгән Рөстәм Миңнеханов әлеге тырыш, эшкә җаваплы, төгәл ханымны иң зур авыл җирлекләренең берсе булган Ямаширмә авылына башлык итеп куя. Шул көннән Дания ханым җирлекнең киләчәге өчен эш сәгатьләрен генә түгел, бар тормышын багышлый. Хезмәт кенәгәсендә бары тик ике генә язу теркәлгән буынның бер вәкиле ул Дания Исмәгыйлова

- Өйне саклап, эшемне туктатмадым. Һәрвакыт иртәнге саф һаваны иң беренче сыер савучылар сулагандыр, аннан соң мин. Алар артыннан мин чыга идем, - дип, эшләгән чактагы хатирәләрен яңартып алды Дания Исмәгыйлова. Тумышы белән Балтач районы, Чутай кызы булган Данияне Ямаширмә халкы да бик тиз үз итә. Ул халык белән һәр эшне аңлашып эшләргә, район җитәкчелеге белән һәр сүзне уртага салып сөйләшергә өйрәнә. Көннетөнгә, кышны-язга бәйләп үтелгән 4 дистәгә якын еллар эчендә шул чорда башкарылган матур эшләре бүген дә күз алдында.

- Нинди генә эшкә тотынсам да, халык арасыннан миңа булышучылар табылды. Алар тарафыннан бу эшеңдә катнашмыйм, монысын булдыра алмыйм, дигән сүзләр, авыл җирлеге башлаган эшләрдә катнашудан баш тартулар булмады, - дип дәвам итте сүзен Дания Исмәгыйлова. Үз эшенең югары бәяләнүен авылның бердәмлегендә күрә тыйнак, сабыр татар хатыны. Чыннан да, район, республика гына түгел, Рәсәй күләмендә алган зур бүләкләре байтак аның. Бүген лаеклы ялда булган Дания ханым аларның һәрберсен җылы хатирәләр аша яңарта. Ирешелгәндә туктап калу холкына һич тә хас сыйфат түгел. Күптән түгел генә ул “Ел хатын-кызы. Ел ираты. Хатын-кыз карашы” бәйгесендә өченче буын номинациясендә Биектау районы данын лаеклы яклады. Ул мондый чарада катнашуны, гомумән, конкурска килгән һәр кеше өчен дә бәхет дип саный.

Хәзерге көндә авылның в ет е р а н н а р с о в ет ы н җитәкләгән Дания ханым авыл мәдәният йорты каршында эшләгән “Чияләр” вокаль ансамбленең актив әһеле, авыл халык театрының якты йолдызы да. Бу көннәрдә алар үзе кебек актив, яшь күңелле, м ә д ә н и я т к ә г а ш ы й к җаннар белән яңа чарага әзерләнәләр.

- Дания апа искиткеч актив. Нинди генә концерт, нинди генә чара булмасын, “Әйдәгез әле, “Чияләр”, оешырга кирәк, дисәң, шунда ук хуплап алалар. Һәр нәрсәне һәм һәрдаим күмәкләшеп, аларның бердәмлеге белән оештырдык инде, - диде Ямаширмә мәдәният йортының халык театры режиссеры Филсинә Сәгъдиева. Эштә батырлар, сәхнәдә матурлар ул татар-хатынкызлары. Гаиләдә яраткан әни, дәү әни. Андыйлар турында ел хатын-кызы дип кенә түгел, чор хатын-кызы диясе килә.

Гүзәлия ВАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев