Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Җәй бәйрәм белән башланып китте

Биектау районының барлык мәгариф учреждениеләрендә дә Балаларны халыкара яклау көненә багышланган күңел ачу чаралары узды.

«Петушок» балалар бакчасы хезмәткәрләре дә үзләре тәрбияли торган балалар өчен кызыклы бәйрәм оештырдылар. Бакчадагы һәр төркем балалар аерым бер тематик костюмнардан иде. Алар бу көнне җәйге табигать геройлары булып киенгәннәр. Анда кечкенә бөҗәкләр дә, супергеройлар да, тылсымлы җәй дә, мәшһүр диңгез дә бар иде. Бәйрәм чарасына Антошка дигән клоун да килгән. Ул балалар игътибарын бик тиз үзенә җәлеп итте. Чөнки ул балаларга берсеннән-берсе кызыклы сорауларны яудырып кына торды. Ә балалар берсен-берсе уздыра-уздыра җавап бирделәр. Аларның ихластан башкарган җырлары, биюләре  әти-әниләрнең дә, бакча хезмәткәрләренең дә, балаларның үзләренең дә күңелләрен күтәрде.

“Безнең бүгенге чара балаларга мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирүдән гыйбарәт, - ди «Петушок» балалар бакчасы мөдире  Наталья Шебалова. - Балалар үзләре дә бу көнне түземсезлек белән көтеп ала, чөнки бәйрәмгә әзерлек берничә атна бара. Бу көнне  бакча хезмәткәрләре – тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр - барысы да балаларның  күңелен күтәрергә тырышалар. Балалар йөзендә елмаю, шатлык билгеләре балкый икән, димәк, бәйрәм матур оештырылган дигән сүз”.  

Мондый бәйрәмнәрдә сабыйларның әти-әниләре дә бик теләп катнаша. Матур костюмнар әниләр кулы белән тегелгән. Барысы бергә күңел ачканнан соң һәр төркем үз бүлмәләренә таралды. Анда да бәйрәм дәвам итте. Тәрбиячеләр балаларга әкиятләр укыдылар, күмәк җырлар җырладылар, биеделәр.

“Балаларга быелгы бәйрәм бик тә ошады. Безнең идеяне әти-әниләр дә бик теләп кабул итте. Алар балаларга берсеннән-берсе эчтәлекле, матур костюмнар тектеләр. Балаларның шатланганын күрү үзе рәхәт. Бәйрәм матур килеп чыкты”, - ди «Петушок»  балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Николаева.

Реклама

Бәйрәмне тамаша кылганнан соң биредә балаларны чын күңелдән яратучы, үз һөнәренең осталары гына эшләгәненә тагын бер кат инанасың. Моннан 40 еллар элек салынган һәм шул еллардан соң капиталь ремонт күрмәгән бакчада да нәниләр күңеленә үтеп керерлек матур чаралар уздырган фидакарьләргә сокланмый мөмкин түгел.

Эрнест Абдулаев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X