Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Волонтерлык хәрәкәте

Башкаларга булышырга, дөньяны матурайтырга, җәмгыятьне изгелеккә рухландырырга омтылучы кешеләр бар. Алар үзләренә файда алудан бигрәк, башкалар турында кайгырталар, аларның бар гамәлләре - чынбарлыкны үзгәртү: мөһим социаль, мәдәни һәм экология мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелә. Алар, изге күңелле тылсымчылар кебек, җәмгыять тормышын яхшыртырга омтылалар. Алар - волонтерлар. Волонтер - җәмгыятькә файдалы эшләрдә...

Башкаларга булышырга, дөньяны матурайтырга, җәмгыятьне изгелеккә рухландырырга омтылучы кешеләр бар.

Алар үзләренә файда алудан бигрәк, башкалар турында кайгырталар, аларның бар гамәлләре - чынбарлыкны үзгәртү: мөһим социаль, мәдәни һәм экология мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелә. Алар, изге күңелле тылсымчылар кебек, җәмгыять тормышын яхшыртырга омтылалар. Алар - волонтерлар.

Волонтер - җәмгыятькә файдалы эшләрдә түләүсез, үз теләге белән, җәмгыятькә яхшы булсын дип, акчалата бүләкләүләргә исәп тотмыйча катнашучы кеше.

Реклама

Ярдәмгә мохтаҗларны ачыклау, ялгызларга һәм өлкәннәргә шефлык ярдәме күрсәтү, инвалид балаларның буш вакытын оештыру, Җиңү һәйкәлләре янында тәртип урнаштыру, Бөек Ватан сугышы ветераннары янына бару, чишмәләрне чистарту, экология буенча чаралар уздыру, балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, тәмәке тартуның, наркоманиянең, алкоголизмның зыяны турында мәгълүмати буклетлар тарату, балалар бакчалары өстеннән шефлык итү, "Сигаретны сындыр - конфет ал!", "Чиста урманнар" акция-ләрен уздыру, болар - волонтерлык отрядлары шөгыльләнә торган эшләрнең бер өлеше генә. 1 нче Биектау мәктәбенең волонтерлык отрядына волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашкан өчен рәхмәт белдерәбез һәм мохтаҗларга ярдәм итәргә теләүчеләрне үзебезгә кушылырга өндибез. Волонтерлык отрядына кушылырга теләүчеләр түбәндәге адрес буенча "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә алалар, адресыбыз: Биектау тимер юл станциясе поселогы, Чернышевксий урамы, 32 нче йорт (2-40-72).

Р. САДРИЕВА, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев