Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ветеринария хезмәткәрләре көне белән котлау

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне ихластан Ветеринария хезмәткәре көне белән котлыйм! Хайваннарны дәвалау, кешеләрнең сәламәтлеген саклау, райондагы һәм республикадагы эпизоотик иминлек, азык-төлек продуктларының чисталагы өчен җавап тотучылар һәм шул юнәлештә хезмәт итүчеләр, шул ук вакытта биология һәм медицина өлкәсендәге казанышлардан һәм яңалыклардан хәбәрдар булып торучылар - болар барысы да ветеринария хезмәткәрләре. Ветеринария...

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сезне ихластан Ветеринария хезмәткәре көне белән котлыйм!

Хайваннарны дәвалау, кешеләрнең сәламәтлеген саклау, райондагы һәм республикадагы эпизоотик иминлек, азык-төлек продуктларының чисталагы өчен җавап тотучылар һәм шул юнәлештә хезмәт итүчеләр, шул ук вакытта биология һәм медицина өлкәсендәге казанышлардан һәм яңалыклардан хәбәрдар булып торучылар - болар барысы да ветеринария хезмәткәрләре. Ветеринария хезмәтендәге күпсанлы белгечләр көн саен хайваннар һәм кешеләр сәламәтлеге сагында торалар.

Районыбызнын агросәнәгать комплексын үстерүдә һәм ныгытуда сезнең өлешегез гаять зур. Ит һәм сөт җитештерү буенча безнең район республикада алдынгылар рәтендә. Мондый уңышларга ветеринария хезмәткәрләренең һөнәри осталыгыннан һәм аларның оешкан төстә эшләвеннән башка ирешеп булмас иде, алар лабораторияләрдә һәм участок ветеринария пунктларында, терлекчелек продукциясен җитештерү комплексларында катлаулы да, җаваплы да эшләр белән мәшгуль. Сезнең хезмәтегез һәрчак авыр, әмма аңа һәрвакыт ихтыяҗ булачак, кешеләр аңа һәрвакыт ихтирамлы һәм рәхмәтле булачак.

Үз-үзләрен аямыйча, җаваплы ветеринария хезмәтен башкаручыларның барысына да яңа һөнәри казанышлар, гаиләләрендә иминлек һәм рухи күтәренкелек телим. Бәхетле һәм сау-сәламәт булыгыз, тормышыгызда һәм хезмәтегездә һәрдаим уңышлар юлдаш булсын!

Рахимҗан КӘРИМОВ, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев