Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ветераннарның иң зур хыялы – тынычлык

Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр тапшырылачак. Барыбызның да күңеленә якын бәйрәмнәрнең берсе булган 9 Майга әзерлек эшләре күпкә алдан башлана. Ветераннарның саны елдан-ел кими бара, һәм аларга рухи ярдәм белән бергә, матди булышлык та күрсәтергә кирәк. Башка күп кенә предприятиеләрнеке кебек үк, «Татспиртпром»ның да шефлыкка алган ветераннары...

Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр тапшырылачак.
Барыбызның да күңеленә якын бәйрәмнәрнең берсе булган 9 Майга әзерлек эшләре күпкә алдан башлана. Ветераннарның саны елдан-ел кими бара, һәм аларга рухи ярдәм белән бергә, матди булышлык та күрсәтергә кирәк. Башка күп кенә предприятиеләрнеке кебек үк, «Татспиртпром»ның да шефлыкка алган ветераннары бар.
Быел алар нибары дүртәү генә калды, һәркайсы - илебез тарихында аерым сәхифә. Шуларның берсе - Елизавета Васильевна Завгородняя. Инде 95 яшькә җитсә дә, ул шат күңелле, рухи ныклыгын югалтмый, ялгызы яшәүне хуп күрә, чөнки берәүгә дә мәшәкать тудырырга теләми. Аның һәр тәрәзә төбе саен гөлләр чәчәк атып утыра. Ул балачактан табигатькә гашыйк, юкса сугышның бөтен авырлыгын һәм газапларын кичерә алмаган да булыр иде.
Елизавета Васильевнаны фронтка 1942 елда, өченче омтылыштан гына алалар, ике тапкыр колхоз рәисе каршы төшә. Яшь кызга авылда сугышка киткән ир-егетләр урынына бөтен авыр эшне башкарырга туры килә: арышны урак белән уралар, сугалар, бакчада бил бөгәләр. Бәрәңге, кишер, чөгендер аларны ач үлемнән коткарып кала. Ул Воронеж фронтын, Курск, Днепр, Запорожьены уза, ә Җиңү көнен Днепропетровскида дивизия штабында каршы ала.
Шатлык авазлары, кешеләрнең бәхетле йөзләре, Ватан, Җиңү белән горурлану хисләре, күз яшьләре! 1945 елның 9 мае Елизавета Васильевнаның хәтерендә әнә шулай уелып кала.
«Татспиртпром» ярдәм итә торган тагын бер ветеран - Анна Алексеевна Федорчукова сугышның беренче көннәрендә үк Казанның снарядлар җитештерә торган заводына эшкә керә.
- Без, 16 яшьлек кызлар, мина, граната һәм башка снарядлар өчен шартлаткычлар ясый идек. Көненә 12шәр сәгать эшлибез, ял көннәре юк, чиратлап Казан янында окоплар һәм танкка каршы озын чокырлар казыйбыз. Торак йортларның түбәләрендә патрульлек итү өчен ирекле дружиналар оештырыла, фашист бомбардировщиклары Казанга кадәр килеп җитеп, шәһәр өстенә яндыра торган бомбалар ташлый иде, - дип искә ала Анна Алексеевна.
Аның өчен сугыш - ял көннәре, отпуск, больничныйлардан башка озын-озакка сузылган биш ел, авыр шартларда 12-18 сәгатьлек авыр хезмәт ул. Аларга тәүлегенә 600 грамм ипи бирәләр. Минем иң зур хыялым - тынычлык, ди ветеран.
- Дөньялар тыныч булсын, картлар һәм балалар ачлыктан үлмәсен, яшь буынга безнең җилкәгә төшкән авырлыкларны кичерергә язмасын, - дигән теләкләрен җиткерә Анна Алексеевна.
Мамадышта яшәүче Михаил Иванов та авыр юл уза. Балигълык яшенә җитәргә бер ел кала, 1943 елның гыйнварында аны сугышка алалар һәм хәрәкәттәге хәрби частькә озаталар. Ул Ерак Көнчыгышның барлык почмакларын аркылыга-буйга гизә, «Батырлык өчен» һәм «Японияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә. 1948 елның мартында хәрби хезмәтен төгәлләп, туган ягына әйләнеп кайта. 25 яшендә өйләнә, җиде балалары дөньяга килә. Бүгенге көндә ветаранның 13 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.
Николай Никулин үткән юл да күпләрнекенә охшаш - аны 1942 елда 17 яшендә сугышка алалар. Башта Чиләбедә танк полкындагы махсус частьтә өйрәнүләр уза, шуннан яшь сержантны Украина фронтына озаталар. Яу кырында контузия ала, Берлинга җитәрәк Шпрее елгасы буенда сугышның тәмамлануы турында белә. Тиздән аңа үзен сакчылар ротасы составында күрсәтергә туры килә. 1945 елның июлендә Потсдамда гитлерчыларга каршы илләр конференциясендә Сталин, Трумэн һәм Черчилльнең иминлеген тәэмин итә.
Быел да Җиңү көне уңаеннан әлеге ветераннар «Татспиртпром» компаниясе (алар барысы да аның структурасына кергән предприятиеләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан) әзерләгән бүләкләр алачак. Ветераннарның һәркайсына тормышта кирәкле әйбер сайларга тырышалар, кемгәдер - телевизор, кемгәдер газ плитәсе бүләк итәләр. Моннан тыш, аларга дарулар алу өчен сертификатлар, азык-төлек җыелмалары һәм чәчәкләр тапшырачаклар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев