Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ветераннар картлыкка бирешмиләр

Бөек Ватан сугышында катнашкан, хәзерге вакытта Биектау районының Бөреле авыл җирлегендә яшәүче ветеран Минһаҗетдин Ибраһимов әле шушы көннәрдә генә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Минһаҗетдин Ибраһимов 17 яшендә фронтка киткән һәм 997 нче укчы полкка эләккән. Сталинград фронтында көрәшкән. Мәскәү һәм Будапешт шәһәрләре өчен барган сугышларда катнашкан. Курку белмәс хәрби хезмәткәр Минһаҗетдин Ибраһимовны “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләгәннәр. Верховный Башкомандующий аңа шәхсән үзе рәхмәт белдергән.

Юбиляр күп кешеле зур гаиләдә яши. Сугыштан соң ул Бөрелегә күченгән һәм анда җәнлек совхозына урнашкан, шушында 30 ел эшләгән. Булачак хатыны белән дә биредә үк танышкан. Алар Тәскирә белән бергә яшәүләренең бриллиант туен билгеләп үткәннәр инде. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер биш оныкларына һәм ун оныкчыкларына сөенеп туя алмыйлар.

Минһаҗетдин Ибраһимовның йортында күп санлы кунакларны елына бары тик ике генә мәртәбә - Җиңү бәйрәмендә һәм туган көнендә генә каршылыйлар. Юбилярның күңел түрендә булган иң кадерле көннәрдә ишле гаилә белән бергә җыелу аларда күркәм гадәткә әверелгән. Бу юлы Бөек Ватан сугышы ветеранын котларга туган-тумачалары гына түгел, Бөреле гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары да килгәннәр, алар ветеранга багышлап бәйрәм программасы әзерләгәннәр.

Минһаҗетдин Ибраһимов узганнарны искә алырга яратмый. Бөек Ватан сугышы чоры турында бигрәк тә. Әгәр дә телевизордан әлеге темага тапшыру бара икән, ул аны шунда ук икенче каналга борып куя.

Тик шулай да без аның тел ачкычын таптык һәм ул кайбер хатирәләре белән уртаклашты. Ә аның яралы йөрәгендә тагын күпме истәлекләр сакланадыр - аларны бары тик ул үзе генә белә. Минһаҗетдин ага ике тапкыр яраланган. Аякларын кистерүдән аны бары могҗиза гына коткарып калган.

- 1943 нче елны мине фронтка алдылар. Мин Бөек Ватан сугышының күп көрәшләрендә катнаштым. Пулялардан да качып котылып булмады. Ике тапкыр яраландым, госпитальдә дәваландым, - диде Минһаҗетдин Ибраһимов.

Минһаҗетдин ага “Ак Барс” хоккей клубының җанатары. Әтиләренең бер генә матчны да карамый калдырганы булмавы турында безгә ветеранның улы әйтте. Ял иткәндә ул шулай ук татар телендәге телевизион тапшыруларны карарга һәм газета хәбәрләре белән танышырга да ярата икән. Үзләренең хат ташучыларын ул ерактан күреп ала, аннары тәрәзәдән күзәтеп, артыннан карап кала. Башка газеталар белән беррәттән ул “Биектау хәбәрләре”н дә көтеп ала.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев