Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Ватан” - Рафис Корбанның яңа әсәре

Мәмдәл авылы мәдәният йортында шагыйрь, драматург һәм прозаик Рафис Корбанның “Ватан” дип исемләнгән яңа китабы белән танышуга багышланган чара узды. Язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе буларак, Рафис Харис улы милли мәдәниятне үстерүгә, туган як тарихын саклауга зур өлеш кертте. Әле күптән түгел генә ул үзенең яңа әсәре белән таныштырды.

Рафис Корбан иҗатын яратучылар чара башланганчы ук залга кереп утырышканнар иде. Алар бирегә якташлары белән очрашырга-күрешергә килгәннәр. Рафис Харис улы Кече Битаман авылында туган. Ул бөтен гомерен иҗатка багышлаган кеше. Әле мәктәптә укыганда ук балалар журналлары һәм газеталарында аның әсәрләре бастырыла башлаган. Ә инде мәктәп тәмамлаганнан соң ул Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә белем алган.

Аның күп кенә лирик әсәрләре татар композиторларын көй язарга рухландырган һәм бу җырлар, халыкның яраткан җырларына әверелеп, популярлашып киткән. Рафис Корбан өлкән китап сөючеләргә “Уян, татар!” һәм “Яра” әсәрләре авторы буларак таныш. Ә бу көнне очрашуга җыелучыларны аның тагын бер иҗат җимеше - “Ватан” китабы белән таныштырдылар. Китап башта татар телендә язылган булган. Хәзер исә Рафис Корбанның әсәрләрен рус һәм хәтта болгар телендә дә укырга мөмкин.

Бу роман Муса Җәлилнең һәм җәлилчеләрнең тормышына яңача караш булуы белән кыйммәтле. Әлеге иҗади кичәнең игътибарны җәлеп итәрлек тагын бер ягы булды - ул да булса, алып килгән барлык китапларның берничә минут эчендә кунаклар арасында таралып бетүе. Ә бу исә яңа әсәрнең популяр булачагына бернинди шик тә калдырмый.

Энҗе ГАРӘФИЕВА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев