Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«ВАМИН»ның банкротлыкка чыгу процессы төгәлләнде

Агрохолдинг мөлкәте "Просто молоко" инвесторлары арасында бүленәчәк, инде федераль базарга экспансия планлаштырыла. Татарстанның эре агрохолдингы булган «ВАМИН» компанияләренең өч еллык банкротлык тарихы һәм аның төгәлләнүе турында бүген журналистларга «Просто молоко» ҖЧҖ генераль директоры сөйләде. "ВАМИН" юк инде, без бу кухняны төгәлләдек», - дип билгеләп үтте Марат Моратов. Аның сүзләренчә, банкротлык...

Агрохолдинг мөлкәте "Просто молоко" инвесторлары арасында бүленәчәк, инде федераль базарга экспансия планлаштырыла.
Татарстанның эре агрохолдингы булган «ВАМИН» компанияләренең өч еллык банкротлык тарихы һәм аның төгәлләнүе турында бүген журналистларга «Просто молоко» ҖЧҖ генераль директоры сөйләде.
"ВАМИН" юк инде, без бу кухняны төгәлләдек», - дип билгеләп үтте Марат Моратов.
Аның сүзләренчә, банкротлык эше барышында республика җитәкчелегенең башкарган төп хезмәте оешмага массакүләм рәвештә ябылырга юл куймау, предприятиеләрне саттырмау һәм, нәтиҗәдә, эштән китүләр булмау.
«ВАМИН»ның 97 процент мөлкәте «Татагролизинг» компаниясе тарафыннан сатып алынган (компания шулай ук агрохолдингның бурычларын да алган). Сатылуга куелган мөлкәтнең якынча бәясе - җиде миллиард сум.
Моратов сөйләвенчә, банкротлык эше барышы башында бурычлары 64 млрд сумга җиткән булган, ныклы җентекле эштән соң бурычлар 7,5-9 млрд сумга төшкән.
Исегезгә төшерәбез: 2013 елда банкротлык эше барышы башында «ВАМИН» компаниясе мөлкәте «Просто молоко» компаниясенә арендага бирелде, һәм алар шуның нигезендә продукция җитештерүдә үз маркаларын булдырдылар. Һәр ярты ел саен суд аркылы аренда килешүе озайтылып торды.
Марат Моратов 2016 елның ноябрь-декабрь айларында «Просто молоко» «Татагролизинг»тан бер ярым миллиард сумлык мөлкәт сатып алуны планлаштыра, бу агрохолдинг сөтенең яртысын эшкәртү өлеше булып тора, дип сөйләде. «Без «Просто молоко»ның факт буенча Россиянең өченче сөт компаниясе булып килүен күрәбез. Сөт эшкәртү буенча «Вимм-Билль-Дан» нан (хуҗалары - американнар), «Данон»нан (французлар) ерак әле без, әмма башка чит ил альтернативы юк», - дип билгеләп үтте Моратов.
Журналистлар белән очрашу вакытында Марат Моратов потенциал сатып алучылар исемлеген җиткерде.
«Сөт иле» компаниясе түбәндәге сөт комбинатларын дәгъвалый: Казан, Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Бөгелмә, Мөслим, «Агро Сөт иле» - Кукмара һәм Лаеш районнарының 4 агрофермасы.
Әлегә Әлмәт сөт заводы, Аксубай май заводы (ике претендент бар), Апас сөт комбинаты, Чүпрәле һәм Тәтеш май-сыр ясау комбинатында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев