Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Валентина Фомичева: "Хатын-кыз өчен иң мөһиме - гаилә һәм балалар"

Быел көзен Казанда хатын-кыз гүзәллегенә, әниләргә һәм гаиләгә багышланган "Нечкәбил-2015" XI Республика конкурсы булды. Шушындый абруйлы конкурста катнашучылар арасында Биектауның "Петушок" балалар бакчасы мөдире Валентина Петровна Фомичева да бар иде. Ул, төрле номинацияләрдә дипломнар һәм Рәхмәт хатлары яулап, үзенең районын лаеклы яклады. Халыкара әниләр көне алдыннан финал узар һәм "Нечкәбил-2015"...

Быел көзен Казанда хатын-кыз гүзәллегенә, әниләргә һәм гаиләгә багышланган "Нечкәбил-2015" XI Республика конкурсы булды. Шушындый абруйлы конкурста катнашучылар арасында Биектауның "Петушок" балалар бакчасы мөдире Валентина Петровна Фомичева да бар иде. Ул, төрле номинацияләрдә дипломнар һәм Рәхмәт хатлары яулап, үзенең районын лаеклы яклады. Халыкара әниләр көне алдыннан финал узар һәм "Нечкәбил-2015" конкурсына йомгак ясалыр.

- Минем, "Нечкәбил" конкурсында катнашып, ничек итеп бәхетле ана, тормыш иптәше булырга, гаиләне дә тәртиптә тотып, эшеңне дә уңышлы башкарырга мөмкин икәнлеге турындагы тәҗрибәм белән уртаклашасым килде, - дип башлады сүзен Валентина Петровна. - Гаиләдә, эштәге кебек үк, бар да ал да гөл генә булып тормый, әмма аларны һәркем үзенчә җиңә. Бүгенге күрсәткечкә без дә алай тиз генә ирешмәдек.
Валентина ишле гаиләдә үсә һәм аның сайлаган һөнәренә дә берәү дә гаҗәпләнми. Мәктәпне бетергәч, башта ул педагогия училищесына укырга керә, аннары Казан дәүләт педагогика университетының филология факультетын тәмамлый. Балалар белән эшли башлавының беренче елында ук белемеңне даими арттырмасаң, камиллеккә омтылмасаң, яхшы педагог булуның мөмкин түгеллегенә инана. Менә шулай ел артыннан ел Валентина Петровна башта Мәскәүдәге социаль-гуманитар институтта логопед белгечлеген, ә аннары Казан федераль университетында мәгариф өлкәсендә менеджмент белгечлеген үзләштерә. Шактый белем һәм педагоглык тәҗрибәсе туплаганнан соң "дәүләт һәм муниципаль идарә" белгечлегенә дәүләт идарә итү институтына керә. Хәзер ул 4 нче курста.

Хатын-кыз һөнәрендә гаиләсенең ярдәмен тойганда, анда тулы тәртип һәм татулык булганда гына уңышка ирешә ала. Һәм шушы ышанычлы ояны ул үзе кора, гаилә учагын сүндерми саклый. Валентина Петровнаның мәхәббәт һәм гаилә кору тарихы да бик матур һәм романтика белән сугарылган.Бүгенге көндә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ЦУКС янгын сүндерү һәм авария-коткару эшләрен уздыру хезмәте начальнигы урынбасары булып эшләүче булачак ире Сергей Борисович Фомичев белән ул Ленинградта таныша.

-Без моннан 26 ел элек Невадагы күркәм шәһәр, үзеннән-үзе романтик хисләр уята торган Ленинградта таныштык, - дип исенә төшерде ул. - Безгә 18-19 яшь. Уртак дусларыбызның берсенең туган көнендә мин аны янгын-техник училищесы курсанты формасында күрдем: төз буйлы, ыспай киенгән һәм оялчан егет. Кичә азагында ул минем телефонымны һәм адресымны сорады. Моннан соң инде бер айлап вакыт узды, мин инде онытып та бетергән идем.

Ул юешләнгән офицер шинеле киеп, кулларына ал канәфер чәчәкләре тотып, декабрь аеның сүрән кичләренең берсендә тагын пәйда булды. Туңган, арыган, ниһаять, мине эзләп табуыннан үзен бәхетле сизүче егет. Урамда карлы яңгыр ява, ә ул Нева ярлары буенда безнең өйгә таба илтүче юлны таба алмыйча, өч сәгать арлы-бирле йөргән.

Шул көннән башлап без очраша башладык, аннары өйләнештек, улыбыз туды. Без инде күп еллар буе бергә. Кайвакытларда шул чакта мине эзләп тапмаган булса, бәхетемне югалткан булыр идем бит, дип уйлап та куям. Янәшәңдә яратырлык та, хөрмәт итәрлек тә ир-ат булганда тормышта үзеңне ышанычлы, тыныч һәм бәхетле хис итәсең. Хәзерге тормышта яшьлектә хыялланган бөтен нәрсәм: үзем дә ярата, мине дә ярата торган ирем, Аллаһы Тәгалә дә, үзебез дә, табигать тә чын кеше сыйфатлары биргән менә дигән улым, ямьле өем һәм, ниһаять, яраткан эшем бар. Мин бик бәхетле хатын, чөнки мин балаларга бик бай: улым Владтан кала, әле тагын 96 балам бар - алар барысы да минекеләр һәм мин аларны яратам. Балалар белән аралашу аңлатып булмаслык канәгатьлек, шатлык һәм бәхет хисләре китерә һәм син үзеңне дә яратуларын сизеп сөенәсең.

"Петушок" балалар бакчасы районда яхшы исәптә, бирегә башка мәктәпкәчә учреждениеләрдә эшләүче хезмәттәшләре еш килә, коллектив һәм мөдирнең кызыклы тәҗрибәсен өйрәнәләр.

Реклама

Валентина Петровна үз вакытында ландшафт дизайнеры курсларын тәмамлаган, хәзер аның белемнәре бакча участогын һәм үзенең йорт тирәләрен бизәүдә бик тә ярап куйган. Фомичевлар үз йортларын салып чыкканнар, хәзер аны тәртипкә китерәләр, матурлыйлар. Йорт янындагы участокны бергәләп камилләштерәләр, төрле-төрле чәчәкләргә күмәләр. Йорт хуҗабикәсе әлеге мәшәкатьле шөгыльгә ирен һәм улын да җәлеп иткән. Йорт хуҗасы, бакча сукмакларына җәю өчен, калыпка салып, плитәләр әзерли.

Бакча да җимешләрен бирә. Кышкы кичләрдә әни кеше декупаж, пыялага рәсемнәр төшерү серләренә төшенә. Кайсы гына гаиләне алма, ул үзенең традицияләре белән көчле. Алар буыннарны берләштерәләр, ике арадагы элемтәне ныгыталар. "Нечкәбил-2015" конкурсы вакытында Фомичевлар гаиләсе белән таныштырганда янгын машинасы белән баннер куелу да бер дә очраклы түгел. Фомичевларда ир-атлар ягында утка каршы көрәшүчеләр һөнәре буыннан буынга күчә. Иренең әтисе - Борис Фомичев - янгын хезмәте дәүләт идарәсенең эчке хезмәт полковнигы, ире - Сергей Фомичев - янгын сүндерү хезмәте подполковнигы. Уллары Владислав - янгын хезмәте ефрейторы. Гаиләдә Сергей Борисовичка хезмәт елларында бирелгән "Хезмәтендә аеруча тырышлык күрсәткәне өчен", "Янгындагы кыюлыгы өчен", "Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына XX ел" медальләре һәм "Янгын сагының иң яхшы хезмәткәре" дигән аерымлык билгесе белән горурланалар.

Даими рәвештә һөнәри үсешкә омтылу, табигый тәкәбберлек Фомичевлар гаиләсендәге барлык кешегә дә хас. Валентина Петровна "Нечкәбил" конкурсында катнашырга дигән карарга килгәч, аны ире дә, улы да хуплыйлар һәм бөтен нәрсәдә ярдәм итәләр.

Конкурс йомгаклары буенча алган бүләкләре аларның шушы бердәм тырышлыгы нәтиҗәсе булып тора. Валентина Фомичева "Ата капиталы" номинациясендә җиңгән өчен диплом, шулай ук "Кышка әзерләнәбез" номинациясендә кулинарлар конкурсында җиңгән өчен диплом белән бүләкләнде. Ә өченче бүләк болай яңгырый: "Биектау авылыннан Фомичевлар гаиләсенә "Нечкәбил" XI республика конкурсы кысаларында "Районның уңышлы гаиләсе" дигән махсус исем бирелде.

Халыкара әниләр көне алдыннан Валентина Петровнаны хатын-кыз гүзәллеге, әниләр һәм гаилә республика конкурсында уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз, аңа һөнәрендә яңа үрләрне яулавын, бәхетле булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев