Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Вакцина ясату - үзеңне һәм якыннарыңны яклау дигән сүз

Коронавирус бик куркыныч авыру. Аннан бары тик вакцина ясатып кына котылып калырга мөмкин. Биектау районында бүгенге көндә барлыгы 309 мең кеше COVID-19га каршы вакцина ясатты. Ә икенче прививка алган кешеләр саны 224 меңгә җитте.

Вакцинаны эш урынында да ясатырга мөмкин. Чөнки медицина хезмәткәрләре хезмәт коллективларына да бик теләп килә. Безнең газета хәбәрчесе дә шундый ук күчмә медицина пункты эше белән танышып кайтты.

«Байгыш» балалар бакчасы сакчысы Валерий Тюрин вакцина ясату кабинетына иң беренчеләрдән булып килеп керде. Иң элек биредәге атмосферага күз төшерде, табиблар белән танышты. Барлык шартлар да үзәк хастаханәдәге кебек - санитар таләпләргә җавап бирә. Вакцина да суыткычта саклана. Валерий Тюрин иң элек медицина тикшерүе узды - табиб аның кан басымын үлчәде, пульсын тикшерде, канындагы кислород күләмен ачыклады. Шуннан соң гына пациентка вакцина ясарга рөхсәт бирде. Анысы өчен аерым кабинет җиһазландырылган - процедура кабинеты.

“Мин сәламәтлегем буенча да, яшем буенча да риск төркеменә керәм, - ди Валерий Тюрин. - Прививка ясату мәсьәләсендә беркайчан да икеләнмәдем. Үземә катгый рәвештә “ясатырга кирәк” дидем. Минем якыннарым, дусларым авырды. Кайберләре бик авыр кичерде. Вакцина ясатып үземне сакларга телим”.

«Байгыш» балалар бакчасында барлыгы 72 кеше эшли. 12 кеше алдан прививка ясаткан булган инде. Тагын шуның кадәр бүген чиратта басып тора.

“Республикада яшәүчеләрне күмәк вакцинацияләү башлангач та безнең бакчада эшләүчеләр икеләнеп калган иде. Кайберләре куркып калды, төрле имеш-мимешләргә ышану да көчле иде ул вакытта. Әмма үз сәламәтлегенә зур җаваплылык белән караган кешеләр фикере барыбер өстенлек алды”, - ди «Байгыш» балалар бакчасы мөдире Эльвира Диярова.

Табиблар 10 һәм аннан да күбрәк кеше прививка ясатырга уйлаган хезмәт коллективларына үзләре килә. Мондый алым, иң беренче чиратта, халык өчен отышлы - чират торасы юк, хастаханәгә барып авыру пациентлар белән контактка керәсе түгел.

“Безнең мобиль төркем һәрвакыт әзерлек сызыгында, - ди фельдшер Айгөл Фәйзрахманова. - Кабинетларга даими рәвештә дезинфекция ясала, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү препаратлары һәрвакыт үзебез белән. Вакцинацияләү медицина учреждениесендә кебек үк оештырылган”.

Бүгенге көндә Татарстанда COVID-19 белән авыручылар саны элеккеге кебек көн саен артып тормый. Әмма куркыныч авыру чигенергә дә җыенмый. Аны бары тик күмәк вакцинация генә җиңәргә мөмкин. Коронавируска каршы вакцина бушлай һәм ирекле рәвештә үткәрелә. Авыруны җиңәр өчен дә халыкның 50-60 процентының прививка ясатуы зарур.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев