Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Узган сугышны хәтерләрдә саклыйк

Бөек Ватан сугышы елларында Биектау районыннан уналты меңнән күбрәк кеше гамәлдәге армиягә чакырыла.

Зур бәйрәм - Җиңү көне якынлаша. Юбилей. Биектау районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә истәлекле медальләр тапшыру тантанасы булды. 8 кешене бүләкләделәр. Болар - Екатерина Акулинина, Насых Әхмәдҗанов, Николай Ефремов, Рафаэль Заһидуллин, Гөлфия Шәйдуллина, Гомәр Г а т а у л л и н , М у г а з з а д а Исмәгыйлова һәм Антонина Ямукова. Медальләрне Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тапшырды. Әлеге чарага чакырылучыларга Биектау артистлары һәм коллективлары башкаруында иҗади чыгышлар да бүләк ителде. Ризәлә Уткузова һәм “Яблоневый ряд” иҗат коллективы башкаруында җырлар яңгырады. Ветераннар үзләре дә фольклор ансамбле белән берлектә данлыклы “Катюша” җырын башкардылар.

Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, әлеге чарага җыелучыларга мөрәҗәгать итеп: “Бөек Җиңүне яулаучылар, хәзерге вакытта безнең арада булучылар - кадерле фронт һәм тыл ветераннарына озын гомер, бәхет һәм иминлекләр, ә район халкына тыныч күк йөзе, бәхетшатлыклар телим”, - диде.

Реклама

Беек Җиңү безгә кайтарып ала алмаслык югалтулар аша килде - дистә миллионлаган кеше һәлак булды, меңләгән шәһәр һәм авыллар көлгә әйләндерелде, завод-фабрикалар җимерелде, мәдәният һәйкәлләре юкка чыгарылды. Биектау районы гына да фронтка уналты меңнән артык сугышчы җибәрде, шулардан ун меңнән артык якташларыбыз туган йортына әйләнеп кайта алмады. Без моны беркайчан да онытмаячакбыз һәм нацистларга, аларның идеологик мирасчыларына күпсанлы җинаятьләрен, геноцид, оккупация, ачлык һәм камалыш газапларын гафу итмәячәкбез.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X