Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Узган ел йомгаклары

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлеге 2015 нче елның 15 нче гыйнварында 2014 нче елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Киңәшмәдә министр урынбасары - полиция начальнигы Р.В.Гыйльманов, Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җи-тәкчесе И.И.Мөхлисов, Биектау районы суды рәисе А.Ф.Галиәкбәров, район прокуроры урынбасары Г.В.Тимофеев, Тикшерү комитеты идарәсенең Биектау районара тикшерү бүлеге...

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлеге 2015 нче елның 15 нче гыйнварында 2014 нче елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады.

Киңәшмәдә министр урынбасары - полиция начальнигы Р.В.Гыйльманов, Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җи-тәкчесе И.И.Мөхлисов, Биектау районы суды рәисе А.Ф.Галиәкбәров, район прокуроры урынбасары Г.В.Тимофеев, Тикшерү комитеты идарәсенең Биектау районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары И.Ф.Шакиров, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлеге службалары һәм подразделениеләре начальниклары, бүлектә эшләүчеләр катнашты. Башкарылган эш буенча доклад белән РФ Эчке эшләр министрлыгының Биектау бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Рөстәм Минҗанов чыгыш ясады.

2014 елда район территориясендә 528 җинаять теркәлгән. Хисап чорында бүлек хезмәткәрләре тарафыннан 288 җинаять ачылган, шуларның 51е - авыр һәм бик авыр. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, үтерү-ләрнең ачылуы - 75 процентка, транспортны урлап китүнең - 33,3 процентка, мөлкәтне ут төртү юлы белән аңлы рәвештә юк итүнең ачылуы 18,2 процентка арткан. Сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү, талау, автомото-транспортка хокуксыз ия булуның ачылышы 100 процент.

Хокук саклау органнарының көйле эшләве һәм район хакимиятенең дөрес сәясәт алып баруы нәтиҗәсендә, 2014 нче елда ачыктан-ачык экстремистлык һәм милләт-ара низаглар килеп чыгуга юл куелмады. Экстремистлык һәм террорчылык проблемаларын уңышлы хәл итү көч белән җиңүдән генә тормый, ә күбесенчә профилактика чараларына, шул исәптән миграция процессларын контрольдә тотуга да бәйле.

2014 нче елда бүлек хезмәткәрләре чит ил гражданнары тарафыннан миграция исәбе юнәлеше буенча кылынган 88 административ хокук бозуны ачыклады. Чит ил гражданнарының 7се сөрелде. Бу эш Федераль миграция хезмәте идарәсенең Биектау районы службасы белән тыгыз хезмәт-тәшлектә башкарылды.

Икътисади юнәлештәге 60 җинаять ачыкланды, аларның һәр икенчесе диярлек - авыр җинаятьләр. Ышанып тапшырылган мөлкәтне үзләш-терүнең 3 очрагы, вазифа биләүдән файдаланып кылынган 29 җинаять, икътисади юнәлештәге 21 алдау ачыкланды.

Профилактика исәбендә торучы кешеләр белән эшләүгә ел дәвамында зур игътибар бирелде. Шуның нәтиҗәсендә элегрәк хөкемгә тартылган затлар кылган җинаятьләрнең артмавына ирешү мөмкин булды. Районда даими рәвештә йортлар төзелә, йорт салу өчен җирләр бүлеп бирелә, димәк, бер генә яңа кеше дә полициянең участок уполномоченные игътибарыннан читтә калырга тиеш түгел.

Соңгы елларда Россия Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы, район хакимияте тарафыннан участковыйларның оперативлыгын тәэмин итү, хезмәт шартларын яхшыртуга зур игътибар бирелә. Республикада беренчеләр-дән булып, Биектау районы территориясендә участковыйлар өчен 4 административ-торак комплексы төзелде. Алар - Дачное бистәсендә, Шигали, Каенлык, Айбаш авылларында. Хәзерге вакытта аларда хезмәткәрләр яши һәм эшли. 2014 нче елда участок уполномоченныйлары тарафыннан 80 җинаять ачылды, 1127 административ беркетмә төзелде.

Балигъ булмаганнар кылган җинаятьләр санының 11дән 5кә калуы, ягъни икеләтә диярлек кимүе җитди профилактика эшенең нәтиҗәсе булып тора.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүдә һәлакәтләр булуның, юл-транспорт җәрәхәтләре алуның торышын сыйфатлаучы төп күрсәткечләрнең уңай үсешенә ирешелде. Район юлларында 120 юл-транспорт һәлакәте булды, бу узган елгыдан 4 процентка кимрәк. 28 кеше һәлак булды, 149 - яраланды.

2014 нче ел йомгаклары буенча, судка җибәрелгән барлык юнәлешләрдәге җинаять эшләренең саны артты: 141 иде, 147 булды. Узган ел ялган алкогольле продукцияне сату фактларын ачыклау һәм булдырмау буенча эш ТР Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе дип игълан ителгән иде.

2015 нче елның беренче яртыеллыгына эчке эш-ләр бүлеге хезмәткәрләре алдына түбәндәге бурычлар куелды: җәмгыятьнең, гражданнарның эчке эшләр органнарына ышанычын арттыру тенденцияләрен ныгыту; экстремистлыкка каршы тору буенча тырышлыкны арттыру; күп кеше катнашында чаралар уздырган вакытта оператив вазгыятьнең катлауланып китү ихтималы булганда нәтиҗәле чаралар күрүгә әзер тору; урамнарда һәм башка җәмәгать урыннарында (зур торак пунктларда бигрәк тә) криминоген вазгыятьне тәртипкә салу; башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары белән бергә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү, ЮХИДИ хезмәте эшчәнлеген оештыруны камилләштерү; наркотиклар һәм коралның законсыз әйләнешенә, милек белән законсыз эш итүгә, бюджет акчасын урлауга һәм тиешсез максатларда куллануга каршы көрәшне активлаштыру кебек өстенлекле юнәлешләр буенча эшне дәвам иттерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев