Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Узган атнада эшсез татарстанлыларга 2,5 меңләп вакансия тәкъдим ителгән

Республикада бер атна эчендә 850 граждан эшсез буларак теркәлгән. Узган атнада эшсез татарстанлыларга 2,5 меңләп вакансия тәкъдим ителде. Бу хакта республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 2016 елның 18 октябренә республикада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 14 мең 181 кеше җиткән....

Республикада бер атна эчендә 850 граждан эшсез буларак теркәлгән.
Узган атнада эшсез татарстанлыларга 2,5 меңләп вакансия тәкъдим ителде. Бу хакта республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
2016 елның 18 октябренә республикада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 14 мең 181 кеше җиткән. Бу алдагы хисап вакытыннан 103 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезләр халыкның икътисади актив өлешенең 0,69 процентын тәшкил итә. Ягъни 230 тирәсе эшли алырга сәләтле кешенең берсе рәсми рәвештә эш эзләп, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән.
Атна эчендә эш бирүчеләр 2,5 меңләп вакантлы эш урыны тәкъдим иткән.
Хезмәт базарында бер вакантлы урынга 0,4 эш эзләүче туры килә.
12 нән18 октябрьгә кадәр 868 граждан эшсез дип табылган, шуларның 430ы эш урыннарыннан үз теләкләре белән киткән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев