Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Уңышның һәр бөртеге кадерле

Авыл хезмәтчәннәре өчен кызу эш чоры - игеннәрне урып җыю кампаниесе башланды. Алар үстергән игенне җыеп кына калмыйча, туфракны көзге культураларны чәчү өчен дә әзерли башладылар. Елдагыча, районның авыл хуҗалыгы һәм азык төлек бүлегендә эш алдынгыларын ачыклау бара. Беренче эш нәтиҗәләре дә билгеле булды инде. «Соватех», «Бөреле», «Татарстан», «Красная заря» һәм «Битаман» хуҗалыклары урыпҗыю кампаниясендә әйдәп баралар.

А л д ы н г ы л а р н ы ң э ш тәҗрибәсе безне дә кызыксындырды һәм без дә аларның эш алымнары белән танышып кайтырга булдык.

Игенчеләр бертавыштан быелгы урып-җыю кампаниясенең катлаулы үзенчәлекләре турында сөйләде. Җәйнең коры килүе район игенчеләренең генә түгел, республика аграрийларының да өметен кисте. Җәй башыннан ук тишелеп чыккан уҗымны саклап калу бурычы куелды. “Битаман” хуҗалыгы да проблемадан читтә калмады. Хуҗалык директоры Шәүкәт Вахитов әйтүенчә, уңышны саклап калу өчен биредә микроэлементлардан торган ашламалар кулланганнар. Мондый өстәмә тукландыру ысулы уңышны өлешчә саклап калырга мөмкинлек биргән. Әмма бөртеклеләрнең күп өлеше һәлак булган.

“Быел борчак булмады, - ди Шәүкәт Җәүдәтович. - Калган бөртеклеләрдән азмы-күпме уңыш көтәргә була”.

Россия тарихында мондый кызу килгән җәйләр еш күзәтелә иде. Әмма быел май аенда ук башланган корылык тишелеп чыккан үсемлекләргә ныгып китәргә мөмкинлек бирмәде. Шул сәбәпле нәтиҗәләр дә куанырлык түгел.

“Битаман” хуҗалыгында бүгенге көндә көздән чәчелгән уңыш тулысы белән җыеп алынган, борчак белән солыны да якын арада амбарларга салырга ниятлиләр. Бүген тулы көченә арпа уру бара. Бер үк вакытта уңыш җирендә көзге культуралар чәчү өчен әзерлек чаралары күрелә, симәнә әзерләнә, ашлама сатып алына. Хуҗалык җитәкчелеге сүзләренә караганда, симәнә дә, ашлама да быел күпкә кыйммәтләнгән.

Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәр елны урак алдынгыларын бүләкләү тантаналары оештыра иде. Быел да бу матур гадәт дәвам итә. Корылык белән бәйле рәвештә бүләкләү буенча быел кайбер күрсәткечләрне дә киметергә туры килгән.

“Кайбер төбәкләрдә уҗымнар тамырдан корды, - ди “Битаман” хуҗалыгы директоры Шәүкәт Вахитов. - Элеккечә югары күрсәткечләр калдыру мантыйкка сыймаслык хәл булыр иде”. Шәүкәт Җәүдәтович билгеләп үткәнчә, аграрийлар май, июнь айларында зур киеренкелек кичерде. Бүген инде вазгыятьне тулысынча аңлап, саклап калган уңышны түкми-чәчми амбарларга салу бурычы тора.

Хуҗалыкта, елдагыча, 4 комбайн бертуктамый эшләп тора. Аларда Битаманның үзендә яшәүче Хөснетдинов Камил, Гыймадиев Тәлгать, Хәйруллин Раил һәм Нуриев Рөстәм эшли. Әлеге дүртлек ел саен уңышның зур өлешен җыеп ала торган була. Әмма быел гектарыннан 55әр центнер икмәк алу турында хыялланып та булмый.

“Бүгенге көндә икмәк буенча нинди дә булса фаразлар ясау мөмкин дә түгел, - ди Шәүкәт Җәүдәтович. - Барысын да амбарларга салынган икмәк күрсәтәчәк”.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев