Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Уйларымның иң яктысы синдә генә, туган телем!

Һәр елның 21 февралендә дөньякүләм Туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге Халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү максатыннан оешты.

Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән а р т ы к т е л б у л у ы н әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез - татар теле.Телгә иң әүвәл тиешле хөрмәт уяту, аның сүз байлыгын, бар матурлыгын киләчәк буын аңына җиткерү - кырыс заманнар кичергән татар теле укытучыларының б ү ге н и з ге бур ы ч ы ! Б у ю л д а а л а р б е р г е н ә м ө м к и н л е к н е дә кулдан ычкындырм а с к а т ы р ы ш а л а р . Шундыйларның берсе Туган тел көнендә Биектау районының Галимҗан Баруди исемендәге 4 нче мәктәбендә узды. Әлеге шигырь кичәсе “Уйларымның иң яктысы синдә генә, туган телем!” дип аталган иде. Татарның кунакчыллыгы бусагадан башлана дигәндәй, чарага килүчеләрне Әби белән Бабай да ерактан сәламләп торды. Аһәңле аваз составын, искиткеч зур сүзлек байлыгын, грамматик төзелешен белмичә, аны “Авыл теле” диючеләргә курчаклар да шигърият кичәсенә юлны күрсәтә кебек! Ә анда телнең бар үзенчәлеге, матурлыгы шигъри юлларга салынган! Быелгы чара үзе дә башка еллардан аерылып тора. - Бүтән елларда, чынлап та, балалар арасында туган телләрдә шигырь бәйгесе үткәрә идек. Аннан башка да белем бирү оешмаларында күп төрле чаралар уза иде. Быел, чыннан да, азрак үзгәлек, төрлелек кертергә булдык. Укытучыларыбыз арасында үткәрергә уйладык, - дип үз фикерләре белән уртаклашты Биектау районы мәгариф бүлегенең милли белем бирү методисты Сәлимә Юнысова. Бүген аларны татар теленә булган салкынлык, киләчәк буын белән туган тел арасындагы өзелгән җепләр генә куркыта ала. Иң зур максатлары - һәр татар йөрәгендә телгә кызыксыну уяту. Матур шигырь кемне генә битараф калдыра алсын инде! - Әле генә Айбаш мәктәбе укытучысы Алсу ханым шундый дулкынландыргыч шигырь сөйләде. Сугыш еллары авырлыгын күргән тол хатыннар язмышын тасвирлады. Шул бик күңелемә тиде, - диде Г.Баруди исемендәге 4 нче мәктәпнең милли мәгариф буенча директор урынбасары Нурдидә Гаязова. Илсөяр Мостафинаның язмышы яраткан мәктәбе, кадерле укучылары белән тыгыз бәйләнгән. Озак еллар ул рус мәктәбендә белем алучы балалар күңелендә татар теленә урын өчен көрәшә. Бүгенге чарада исә Илсөяр ханымга һәр катнашучыны сәхнә түренә дәшү бурычы йөкләнгән. - Балаларның татар теленә кызыксынуын уяту өчен, татар телен өйрәнергә теләкләре булсын өчен иң беренче укытучы матур итеп сөйли белергә тиеш һәм, әлбәттә, татар халкына, аның горефгадәтләренә, шушы татар теле дәресләре аша кызыксыну уятырга тиеш, - дип сөйләде учхоз урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөяр Мостафина. Телнең киләчәге - балалар кулында! Шигърият кичәсендә аларга да сүз бирелде. Берәүләр матур итеп татар телендә җ ы р л а п к ү р с ә т с ә , икенчеләр җитез генә татар көенә басты. - Әйе, дусларым белән дә, гаиләмдә дә татарча сөйләшәм, - диде 4 нче сыйныф укучысы Рафаэль Исламов. - Улыбызның шулай татар телен яратканына, татарча биюләр өйрәнгәненә, т ат а рч а ш и г ы р ь л ә р сөйләп, конкурсларда катнашканына без бик шат, татар теле югалмас, - диде Рафаэльнең дәү әнисе Исламия Гатауллина. Өстәлнең муллыгы ризыктан булса, телнең байлыгы - ул телдә аралашучылар саныннан гыйбарәт. Бүген монда җиңүче дә, җиңелүче дә юк. Әгәр туган телебез үзебезгә үк артык була башласа, без барыбыз да җиңелүчеләр. Монда инде гаепне читтән эзләү кирәк булмас. Телеңә хөрмәтне үзеңнән башла, диләр бит. Гүзәлия ВАФИНА

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев