Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Усад ликер-аракы заводында урлаулардан соң, кайбер хезмәткәрләр эшләреннән алынган

Усад ликеры-аракы заводында, товарны урлатмауга юнәлдерелгән чаралар күрелә. Алдан хәбәр ителгәнчә, 15 сентябрь көнне Чубар авылында заводның савыт-саба һәм тара складында транспортировщик булып эшләгән 27 яшьлек егет 40 шешә аракы сатуны тормышка ашырганда тотыла. Егетнең өен тикшергәндә заводтан урланган тагын 66 шешә табыла. Тикшерү барышында барлыгы 320 шешә товар урланганлыгы...

Усад ликеры-аракы заводында, товарны урлатмауга юнәлдерелгән чаралар күрелә.
Алдан хәбәр ителгәнчә, 15 сентябрь көнне Чубар авылында заводның савыт-саба һәм тара складында транспортировщик булып эшләгән 27 яшьлек егет 40 шешә аракы сатуны тормышка ашырганда тотыла. Егетнең өен тикшергәндә заводтан урланган тагын 66 шешә табыла. Тикшерү барышында барлыгы 320 шешә товар урланганлыгы ачыклана. «Татспиртпром» АҖ нең саклык хезмәте хезмәткәрләре УЭБ һәм ТРның Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә Усад заводыннан товар урлауларга мөнәсәбәте булган кешеләр исемлеге ачыклана. Урланган аракыны сатуда тотылган Усад заводының савыт-саба һәм тара складында транспортировщик булып эшләгән хезмәткәргә РФ Җинаять кодексының 160 маддәсе нигезендә (урланган малны үзләштерү һәм туздыру) җинаятьтә гаепләнә.
Оешмада уздырылган тикшерүләрдән соң, заводның өч хезмәткәрен эшеннән азат итү турында приказга кул куела. Шуный өстенә, заводта эшләүче шәхси сак оешмасының ике хезмәткәре дә эшләреннән алына.
ТРның эчке эшләр министрлыгы тикшерү алып бара. Җинаять эшендә төп фигурантлар-заводтан эштән азат ителгән затлар.
Заводның вазыйфаи затларына, урлаулар килеп чыгуга юл куйганнары һәм эчке регламентны бозулары өчен, дисциплинар җәза, телдән кисәтү һәм биләгән вазыйфаларын түбәнәйтү чаралары күрелде.
«Татспиртпром» АҖ нең башка филиаллары җитәкчеләренә эчке контрольне, эшчеләрне кертү-чыгару режимын көчәйтү, планнан тыш хезмәткәрләр һәм ярдәмче биналарны тикшерү, әзер товар сакланучы складларда ревизия уздыру чаралары үткәрү йөкләнде.
«Татспиртпром» АҖ нең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев