Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Урманны һәлакәттән саклыйк

Урман - ял итү өчен иң матур урын. Андагы тынлык, тәнгә рәхәтлек бирә торган күләгәсе, бары тик урманда гына була торган салкынча саф һавасы, хуш исләре - болар барысы да кешеләрне елдан-ел үзенә күбрәк җәлеп итә. Әмма урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы таләпләре җиренә җиткереп үтәлми. Үзебездән соң чүп өемнәре...

Урман - ял итү өчен иң матур урын.

Андагы тынлык, тәнгә рәхәтлек бирә торган күләгәсе, бары тик урманда гына була торган салкынча саф һавасы, хуш исләре - болар барысы да кешеләрне елдан-ел үзенә күбрәк җәлеп итә. Әмма урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы таләпләре җиренә җиткереп үтәлми. Үзебездән соң чүп өемнәре калдырып, учакларны әй-бәтләп сүндермичә китеп, планетабызның үпкәсе булган урманнарга зур зыян китерәбез.

Кешеләрнең урманнарда үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен үтәмәве өчен административ җаваплылык, шул исәптән штраф салу, кайбер очракларда хәтта ирегеннән мәхрүм итү дә күздә тотылган.

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре гражданнарның урманнарда үзләрен тоту кагыйдәләрен үтәвен игътибар үзәгендә тотсалар да, бу гына җитми. Табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне пычратып, үзебезгә дә куркыныч тудыруыбызны һәркем белеп торырга тиеш.

Саклагыз урманнарны! Алар безнең байлыгыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев