Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Урманнарыбызны саклыйк

Урман - ял итү өчен иң шәп урыннарның берсе. Талгын тынлыгы, гәүдәләрне җиңеләйтеп җибәрә торган рәхәт күләгәсе һәм саф һавасы белән ул елның-елында кешеләрне үзе-нә күбрәк җәлеп итә. Урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләре җире-нә җиткереп үтәлми. Ял иткән урыннарыбыздагы чүп-чарны җыймыйча, кабызган учакларны сүн-дермичә, планетабызның үпкәсе булган урманнарга зур...

Урман - ял итү өчен иң шәп урыннарның берсе. Талгын тынлыгы, гәүдәләрне җиңеләйтеп җибәрә торган рәхәт күләгәсе һәм саф һавасы белән ул елның-елында кешеләрне үзе-нә күбрәк җәлеп итә.

Урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләре җире-нә җиткереп үтәлми. Ял иткән урыннарыбыздагы чүп-чарны җыймыйча, кабызган учакларны сүн-дермичә, планетабызның үпкәсе булган урманнарга зур зыян китерәбез. Болай эшләүчеләр - табигатькә төкереп караучылар һәм җир йөзендә экологик шартларның нинди булуына битарафваемсызлар.

Кешеләрнең урманда үзләрен тоту кагыйдәләрен үтәмәве өчен административ җаваплылык, ягъни штраф салу, кайбер очракларда хәтта ирегеннән мәхрүм итү дә күздә тотылган.

Гражданнарның урманда тиешле кагыйдәләрне үтәвен урман хуҗалыгы хезмәткәрләре контрольдә тотсалар да, бу гына җитми. Табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китереп, беренче чиратта үзенә зыян китерүен һәр кеше аңларга тиеш. Үзебезне әйләндереп алган табигатькә, бөтен тереклек дөньясына хөрмәт белән караганда гына аңлашып яшәү мөмкин булачак.

Кешеләр! Әгәр кеше булсагыз, урманнарыбызны, гүзәл табигатебезне кадерләп саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев