Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Урманнарны янгыннан саклыйк!

Биектау районында урман янгыннарын сүндерү техникасы тапшырдылар.

Урман хуҗалыклары урманчылык эшләрендә кулланыла торган техниканы икенче ел алалар. “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты 2019 нчы елдан бирле гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты - 2024 нче елга урманнарны саклау һәм 100 процент торгызу. Быел урман торгызу эшләре якынча 5 мең гектар мәйданда башкарылыр, дип көтелә. Ә мондый чараларда аларга уңайлы һәм яңа техника ярдәмгә киләчәк.

Бу юлы Лаеш, Арча, Биектау һәм Азнакай районнарының урман хуҗалыклары техника белән тулыландырылды. Өр-яңа дүрт берәмлек техника хезмәт урынына юл алачак. Болар - өч янгын автоцистернасы һәм бер кечкенә урман-патрульлек комплексы.

- Болар бик тә нәтиҗәле җиһаз һәм комплекс. Ул җир өслегеннән үрмәли торган янгыннарны сүндерү өчен кулланыла, - диде “Урман-янгын үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Айдар Гайфуллин.

Урман-патрульлек комплекслары урман янгыннарын сүндерү һәм аларны булдырмый калу өчен кирәкле барлык җиһазлар белән тәэмин ителгән. Техника төрле юллардан үтә ала һәм аннан урман эчендә нәтиҗәле файдаланып була. Мондый машина катлаулы юллардан һәм гомумән юл булмаган урыннардан да әйбәт йөри.

- Урман хуҗалыкларына һәрвакытта да ярдәм итеп торулары күңелне күтәрә. Ел саен без яңа техника алабыз. Быел безнең Лаеш урман хуҗалыгына янгын машинасы бирделәр, - дип үзенең шатлыгы белән уртаклашты “Лаеш урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Руслан Газизуллин.

- Техника безгә бик кирәк, чөнки янгын куркынычы арта торган чор апрельдән башлана. Кызу көннәр башлану белән янгын машиналары һәрвакыт кирәк. Без Татарстан башкаласына терәлеп торабыз һәм бездә рекреация эшләре дә бик күп, - дип өстәде “Өйрәнү-тәҗрибә Шәһәр яны урман хуҗалыгы” дәүләт-бюджет учреждениесе директоры Алексей Александров.

Һава шартларына бәйле рәвештә быел урманнарда янгын куркынычы яный торган сезон бераз алдарак кертелде. Урман хуҗалыкларында актив рәвештә урман янгыннарын булдырмый калу эше алып барыла. Саннар да шуны күрсәтә. 2011 нче елдан башлап бер генә янгынның да булганы юк.

Төбәк проектын тормышка ашыруга барлыгы бюджеттан 200 млн сумлап акча бүлеп биреләчәк. 35 берәмлек техника һәм җиһаз сатып алу планлаштырыла.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев