Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Урманнарга янгын яный

Янгын – урман өчен иң куркыныч фаҗига. “Бер агачтан миллион шырпы ясап була, ә бер шырпы белән миллион агачны юк итеп була”, дип юкка гына әйтми безнең халык. Ел саен язгы-җәйге чорда урманнарда яңа янгын очраклары турында хәбәр килеп тора. Урман янгыннары табигый бәла-казалар арасында иң куркынычы. Алар гаять зур икътисадый югалтуларга китерә, хайваннар, үсемлекләр юкка чыга, кешеләргә зур зыян килә. Бик еш кына янгын урман янәшәсенә урнашкан торак пунктларга күчә.

2021 елның 16 маенда Алат авылында яшәүче Марина Маслова авылдан 200 метр ераклыкта урнашкан урман өстендә төтен күреп ала. Урмандагы янгынны башланган стадиядә генә сүндерергә җиңелрәк.  Моны һәркем яхшы белә. Марина Маслова да кичекмәстән янгын турында иренә әйтә һәм күршесе Наиль Зариповка йөгерә. Ирләр тиз генә, үз машиналарына утырып, янгын чыккан якка таба ашыгалар. Анатолий Маслов һәм Наиль Зарипов чиләкләр белән урман буендагы чишмәдән су алып, яна торган агачларга сибәләр. Әмма ут яңадан-яңа агачларга үрмәли. Бу вакытта урман буеннан Алатта яшәүче Адель Гыйлаҗиев үтеп бара. Ул да тиз генә авылдашлары белән бергә янгынны “йөгәнләргә” керешә. Урманчылыкта мастер булып эшләүче Индус Мулламөхәммәтов һәм аның улы Фәнис тә килеп җитә. «Әсән» авыл хуҗалыгы предприятиесе тракторчысы Камил Галимҗанов 12 сәгать эшләп кайтканнан соң тракторы белән урманны уттан саклау өчен ярдәмгә килә.  Ирләр бергәләп ут юлына трактор белән җирне казып “киртә” ясыйлар. Янгын сүндерү машиналарына су алу өчен кечкенә генә инешкә ясалма буа буып  куялар. Бу вакытка янгын чыккан урынга Ислейтар урман хуҗалыгыннан Ильсур Газиев һәм Ильдар Газиев, Дөбьяз авылыннан Алмаз Батырханов һәм Марсель Вәлиуллин янгын сүндерү машиналарында килеп тә җитәләр. Менә шулай күмәкләп, Алат авылы ир-егетләре, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр көчәеп киткән җил вакытында урманга һәм аның янындагы торак пунктларга янаган янгынны тиз арада сүндерүгә ирешәләр. Наиль Зарипов, Адель Гыйлаҗиев,  Анатолий һәм Марина Масловлар, Индус һәм  Фәнис Мулламөхәммәтовлар, Камил Галимҗанов һәм Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина янгын сүндерү вакытында күрсәткән тырышлыклары һәм батырлыклары өчен Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар.

Реклама

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, урманнарда күпчелек янгын гражданнарның ачык ут белән саксыз мөнәсәбәтләре аркасында килеп чыга.  Янгын куркынычы янаган чорда табигать кочагында ял иткәндә урманнарда учак торгызу, корган үлән яки чүп-чар ягу, янган шырпы, сүндерелмәгән тәмәке төпчеген җиргә ташлау тыелганын истә тотарга кирәк. Хәтта кояшта кызган пыяла кыйпылчыгы да зур янгын чыгуга сәбәпче булып тора. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре табигатьтә булганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә өнди. Янгын чыккан җирне күргән очракта, мөмкин кадәр тизрәк бу турыда урманчылык хезмәткәрләренә яки янгын сүндерүчеләргә хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев