Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Урманнарда ял итү тыела

Татарстан Республикасы территориясендә бик кызу һава саклана. Кайбер районнарда температура шулкадәр югары, хәтта янгын куркынычы дәрәҗәсе 4 һәм 5 класслы дип бәяләнә. Әлеге вазгыять, аерым алганда, урманнарга да кагыла. Бу урыннарда икеләтә сак булырга кирәк. Сүндерми ташлаган тәмәке төпчегенең бик зур бәлаказа китереп чыгару ихтималы бар. Янгыннарга юл куймас өчен, республика җитәкчелеге гражданнарга урманнарга кереп ял итүне чикләргә булды.

Урман-патрульлек системасы Шәһәр яны урманчылыгына моннан ярты ел элек тапшырылган. Ул шуның кадәр яңа, андагы көрәкләр, тоткычлар һәм кайбер детальләре әле дә төрелмәләреннән арындырылмаган. Һәм бу урманнарда моңа кадәр янгыннар булмауны белдерүче күрсәткеч.

Ш у ш ы н д ы й т е х н и к а б е л ә н Татарстанның урман фондына караган җирләрне тәүлек буена карап-тикшереп чыгалар. Ә бу 11 мең гектар дигән сүз. Республика урманнары 15 мең кв. км. территорияне биләп тора, бу Черногория мәйданына тиң.

Тәртип сагында тору - җиңел бурыч түгел, чөнки чокыр-чакырлы урыннардан хәтта махсус техника да уза алмый. Моны җиңеләйтү юлы бер - урманнарның яклауга, саклауга мохтаҗ булуын кешеләр аңына сеңдерү. Агачлар үзләреннән үзләре генә яна башламыйлар. Бу антропоген күрсәткеч.

- Урманда янгын пыяла яки башка төрле чүп-чар кызып торганнан чыгарга мөмкин. Мондый чүп-чарны калдырып китү экология, чисталык ягыннан гына түгел, урманда агачларга ут кабу ягыннан да бик куркыныч, - диде “Шәһәр яны урманчылыгы” ДКУ инженеры Рөстәм Дәүләтшин.

Физика законнарын искә төшерү урынлы булыр. Мондый хәлгә юл куймас өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты “Гражданнарның урманнарда булуын һәм урманга транспорт чаралары белән керүне чикләү турында” карар кабул итте. Шушы карар нигезендә июнь уртасыннан бирле гражданнарга урманга керү тыелды. Шулай ук транспорт белән дә керергә ярамый. Әлегә агачлар күләгәсендә ял итеп булмаячак. Урманга ук кермичә, агачлыклар янында тукталсаң гына инде.

Синоптикларның фаразлары тотрыклы түгел. Бүген көн бик эссе, ә инде бер атнадан көчле яңгырлар яварга мөмкин. Әмма Урман хуҗалыгы министрлыгы вазгыятьне игътибар үзәгендә тота һәм урманда ял итүләрне 6 нчы июльгә кадәр тыю турында игълан итте. Әле аны тагын да озайтырга мөмкиннәр. Тыелган чикне уза калсагыз, 3 мең сум штраф түләячәгегезне алдан ук белеп торыгыз.

БЕЛЕШМӘ

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2021 елның 15 нче июнендә 456 нчы номер белән “Гражданнарның урманнарда булуын һәм урманга транспорт чаралары белән керүне чикләү турында” карар кабул итте. 2021 елның 16 июненнән гамәлгә кергән карар 21 календарь көнгә исәпләнгән. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата кертелә.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев