Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Уракта катнашучыларга – премияләр

Безнең районда урак өсте башланды. Быел 33100 гектар урып-җыясы бар. Бу дүшәмбегә 1040 гектар арыш һәм арпа урылган, 500 гектар суктырылган. "Серп и молот", "Биектау", "Бөреле", "АгроСтар", "Мирас", "Татарстан" ширкәтләре уракка беренче булып чыкты. Уракта катнашучыларның хезмәтен матди яктан стимуллаштыру, урып-җыю эшләренең үз вакытында һәм сыйфатлы уздырылуына аларны кызыксындыру максатларында...

Безнең районда урак өсте башланды. Быел 33100 гектар урып-җыясы бар. Бу дүшәмбегә 1040 гектар арыш һәм арпа урылган, 500 гектар суктырылган. "Серп и молот", "Биектау", "Бөреле", "АгроСтар", "Мирас", "Татарстан" ширкәтләре уракка беренче булып чыкты.
Уракта катнашучыларның хезмәтен матди яктан стимуллаштыру, урып-җыю эшләренең үз вакытында һәм сыйфатлы уздырылуына аларны кызыксындыру максатларында Биектау муниципаль районы башкарма комитеты карары белән механизаторларны 2000 сум күләмендә өстәмә бүләкләү билгеләнде.
Эшләп чыгару нормасы комбайн маркасына карап билгеләнә. Комбайнчылар СК-5 "Нива" комбайннарында беренче 200 тонна, өченче һәм аннан соңгы 200 тонна ашлык суктырган өчен бүләкләнәләр; 240 тонна өчен - "Енисей" комбайнында, 270 тонна өчен - "Полесье КЗС-812", 340 - "Дон-1500", 360 - "КЗР-10" комбайннарына. "Нью-Холанд", "КЗС-1218", "Мега-370" тә эшләүчеләргә задание 560 тонна, ә "Лексион" комбайнында эшләүчеләр беренче һәм аннан соңгы суктырылган һәр 840 тонна өчен бүләкләнәләр.
СК-5 "Нива" комбайнында беренче 100 гектар урган өчен комбайнчылар 1000 сум күләмендә премия алалар, өченче һәм аннан соңгы 100 гектар өчен шулай ук 1000 сум күләмендә. Шундый ук премияләрне урылган 292 гектар өчен "Мак Дон"да эшләүчеләр ала. Ә "ЖВЗ-7" дә - 150 гектар өчен премия түләнәчәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев