Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ул - Россиядә беренче

Усад урта мәктәбе укучысы Елизавета Долматова Россиядә беренче булып Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе булды. 20 ноябрьдә Бөтендөнья бала көнендә "Балалар җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсе" дип аталган яңа республика проектының рәсми ачылышы булды. Проект идеясенең Россиядә аналоглары юк. Проект Татарстан Республикасында яшәүче балаларның хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен...

Усад урта мәктәбе укучысы Елизавета Долматова Россиядә беренче булып Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе булды.

20 ноябрьдә Бөтендөнья бала көнендә "Балалар җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсе" дип аталган яңа республика проектының рәсми ачылышы булды. Проект идеясенең Россиядә аналоглары юк. Проект Татарстан Республикасында яшәүче балаларның хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен тормышка ашыру һәм яклауда кирәк. Проект әгъзалары Вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре статусын алалар, балалар һәм үсмерләр хокукларын яклауда мәгърифәтчелек, аңлату эше алып баралар, шулай ук үз районнарында гражданнарны кабул итүне оештыралар һәм уздыралар.

Балалар катнашырга теләге булган 472 кеше арасындагы конкурс этабын уздылар һәм балачак мәнфәгатьләрен яклауда үз өсләренә зур җаваплылык алдылар.

20-23 ноябрьдә яшь ярдәмчеләрнең беренче сменасы узды. Катнашучылар өчен Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасындагы Идарәсе начальнигы, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасындагы тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары, Татарстан Республикасының юстиция министры, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясенең җаваплы секретаре белән очрашулар уздырылды.

Белем бирү программасы үз эченә хокукый мастер-классларны, эшлекле уеннарны, сөйләү сәнгате буенча мастер-класс, бәхәслелек (конфликтология) буенча тренинг, "Балалар җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсе"нең эш планын раслауны, проектка идарә итү органнарын сайлауны, мәдәни-танып-белү уеннарын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев