Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ул үрнәк җитәкче, талантлы педагог иде

28 августта Биектау районының Дөбьяздагы “Гөлчәчәк” балалар бакчасы җитәкчесе Фәттахова Шамилә Тәүфикъ кызы вакытсыз арабыздан китте. Барыбыз өчен дә зур югалту - гаиләсе, балалары, хезмәттәшләре, район мәгариф бүлеге, мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы өчен дә тирән кайгы. Шамилә Тәүфикъ кызының матур хезмәт юлы, тормышы, зур уңышлары турында искә алып үтик.

Ул үзенең хезмәт юлы б е л ә н р а й о н ы б ы з н ы ң мәгариф системасына зур өлеш кертте. Шамилә Тәүфикъ кызы - гомерен сабыйларга багышлаган, бай тәҗрибә туплаган, методик осталыкның серләренә төшенгән, гаҗәеп сизгер күңелле, талантлы җитәкче булды.

Ул 1960 нчы елның 5 маенда Чүпрәле районы Мачалей авылында ишле гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Мәктәптә укыганда ук уңганлыгы, чаялыгы белән аерылып тора. Урта мәктәпне уңышлы тәмамлап, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Югары уку йортын тәмамлагач, Шамилә Тәүфикъ кызы мөгаллимлек эшен моннан 38 ел элек Спасс районы Тукай авылы мәктәбендә рус теле укытучысы булып башлый. Дүртенче курста укыганда ук төзелеш отрядында Бикнарат егете Юныс Фәттахов белән таныша. Алар өйләнешеп гаилә коралар. Язмыш аларны Дөбьяз авылына китерә. Шамилә Тәүфикъ кызы Солабаш сигезьеллык мәктәбендә татар теле укыта. 1986 елда Дөбьяздагы “Гөлчәчәк” балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә килә һәм 35 ел армый-талмый җан җылысын сабыйларга өләшә.

Тәрбияче булып эшләү дәверендә Шамилә Тәүфикъ кызы үзенең оештыру сәләте, активлыгы белән аерылып тора. 2009 елдан ул “Гөлчәчәк” балалар бакчасын җитәкли башлый.

Җитәкче буларак, ул гаҗәеп тырыш, үзен тулысынча яраткан эшенә багышлаган тынгы белмәс эшсөяр икәнен күрсәтте. Җылы мөгамәләсе белән һәркемне үзенә җәлеп итә торган, көчле рухлы иде, хезмәттәшләре арасында абруй казанды, ихтирамга лаек булды, балаларның яратуын, атааналарның хөрмәтен яулады. Аның коллективны үз артыннан ияртә белүе күпләргә мәгълүм. Үзе камиллекне, тәртипне яратканлыктан, хезмәттәшләреннән дә шуны таләп итте. Ул беркайчан да менгән үрләрендә г е н ә т у к т а п ка л м а д ы , һәрвакыт иҗади эзләнүдә булды, хезмәттәшләрен дә шуңа өндәде. Коллективта һәрбер кешенең шәхси үзенчәлекләрен күздә тотып эш итте, хезмәттәшләренең көчле якларын ачыклап, аларны үстерергә ярдәм итте. Дәвамчанлык принципларын балаларны тәрбияләүдә генә түгел, яшь педагогларны тәрбияләүдә дә гамәлгә ашырды. Дөбьяздагы “Гөлчәчәк” балалар бакчасында эшләп чыккан өлкән ветераннарны олылауга зур әһәмият бирде.

Җитәкче эше бик зур җаваплылык, тырышлык таләп итә. Шамилә Тәүфикъ кызының көне иртән иртүк башланып, бик соң гына бетә иде: киңәшмәләр, педсоветлар, ата-аналарны кабул итү, төрле тәрбия бирү буенча һәм иҗтимагый чаралар, хезмәттәшләре һәм тәрбиячеләр белән әңгәмәләр, хуҗалык эшләре. Барысына да өлгерде.

Аның тырышлыгы белән “Гөлчәчәк” балалар бакчасында балалар һәм тәрбиячеләр өчен барлык уңайлыклар булдырылды. Ул бердәм, тату, үсеп килүче буынга замана таләпләренә туры китереп тәрбия бирә алырлык коллектив туплады. “Гөлчәчәк” балалар бакчасында “Бәләкәч” республика программасы кысаларында ремонт һәм реконструкция уздырылды, бакчаның матди-техник базасы тулыландырылды. Даими рәвештә бакчаның әйләнә-тирәсендә төзекләндерү эшләре алып барылды. “Гөлчәчәк” балалар бакчасы ел саен чәчәкләргә күмелеп утырды.

Реклама

Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү оешмалары арасында үткәрелә торган төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә “Гөлчәчәк” балалар бакчасы коллективы һәм анда тәрбияләнүче балалар актив катнаштылар. “Яшел ут”, “Ел тәрбиячесе”, “Әйләнәтирә”, “Йолдызлык”, “Балачак корабы” кебек бәйгеләрдә шактый зур уңышларга ирештеләр. “Гөлчәчәк” балалар бакчасында Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов һәм республикабызның башка җитәкчеләре кунак булдылар һәм бакча эшчәнлегенә уңай бәя бирделәр.

Шамилә Тәүфикъ кызы һәрвакытта иҗади эшләүче педагог булып, туктаусыз эзләнүдә булды. Белемен арттыру, тулыландыру өстендә күп эшләде. Күренекле галим-методистлар, яңача эшләүче тәрбиячеләрнең эш алымнарын оста файдаланды, тәрбия бирүнең яңадан-яңа ысулларын эзләде. Ул мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү системасындагы бер яңалыкны да игътибарсыз калдырмады, тәҗрибәсен туплады. Үз белгәннәрен хезмәттәшләре белән бик юмарт бүлеште. Күп еллар дәвамында районыбыз тәрбиячеләренең методик берләшмәсен җитәкләде.

Иҗтимагый эшләргә дә зур игътибар бирде Шамилә Тәүфикъ кызы. “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының район бүлеге әгъзасы булып торды ул. Халкыбызның милли гореф-гадәтләренә, йолаларына кызыксыну һәм хөрмәт хисләре уяту, милли мәдәниятне яңарту, туган телгә өйрәтү, яшь буынга рухи тәрбия бирү максатыннан Шамилә Тәүфикъ кызы тырышлыгы белән Дөбьяз авылында бик күркәм чаралар үткәрелде: “Һәрвакыт булсын әни!” (2016 ел), “Афәрин, кызлар!” (2017 ел), “Чәй яны - гаилә җаны” (2017 ел). Күптән түгел генә “Гөлчәчәк” балалар бакчасында тормышка ашырылган “Музей педагогикасы татар халкының телен, рухи мирасын һәм мәдәниятен саклау чарасы” проекты кысаларында “Барлык музейлар бездә кунакта!” дип аталган фестиваль үткәрелде. Бу фестивальдә Биектау, Әтнә районы музейлары, шәхси музейлар һәм коллекционерлар катнаштылар. Һәрвакытта да Шамилә Тәүфикъ кызы яраткан эшенә бирелеп, армый-талмый, тормышны яхшы якка үзгәртү максатыннан янып яшәде. Талантлы педагог, үрнәк җитәкче генә түгел, ул әле уңган хуҗабикә, ышанычлы тормыш иптәше, яраткан әни һәм кадерле дәү әни дә булды. Ире Юныс Фәттахов белән алар бергә ике кыз - Рамилә һәм Альбинаны тәрбияләп үстерделәр, икесенә дә югары белем бирделәр.

Шамилә Тәүфикъ кызы - район мәгариф системасында, мөгаллимлек, җитәкчелек эшендә үз юлын булдырып, якты эз, матур эшләр калдырган шәхес. Сезгә булг а н и х т и р а м н ы , я к т ы хатирәләребезне күңелебездә сакларбыз, хөрмәтле Шамилә Тәүфиковна!

Зур хөрмәт белән, Биектау районы мәгариф хезмәткәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев