Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ул гомере буена хезмәтенә тугрылыклы

“Биектау хәбәрләре” газетасы редакциясенә үзебезнең районда яшәүче Юрий Ушаков турында язылган хат килеп төште. Кызыклы әңгәмәдәш һәм яхшы күңелле кеше буларак, безгә аның белән очрашырга киңәш иткәннәр. 86 яшендәге Юрий Иванович район үзәк хастаханәсендә электрик булып эшләвен дәвам иттерә. Кайчандыр милициядә, райондагы кинотеатрда да эшләгән, ә район үзәк хастаханәсендә инде ул бик күп еллардан бирле хезмәт куя. Юрий Иванович “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнгән, эшләү дәверендә әллә ничә тапкыр премияләргә дә лаек булган. Ул 60 елдан бирле Биектау районында яши һәм биредәге үзгәрешләр барысы да аның күз алдында уза.

Юрий Ушаков 1934 нче елда ТАССРда туган. Ул беренче сыйныфка укырга барасы елны Бөек Ватан сугышы башлана.

- 22 июнь иртәсендә, без йокыдан уянгач, күп тә үтмәде, сугыш башлану турындагы хәбәр килеп иреште. Әтине өч көннән соң армиягә алдылар. Без әни, абыем һәм мин - өчәү калдык, - дип хатирәләрен яңартты Юрий Иванович.

Юрий Иванович сугышның үзенә караганда, аннан соңгы еллар бигрәк тә авыр булды, ди. Ачлык-ялангачлык һәм җимереклек Ушаковлар гаиләсенең үзәгенә үткән нәрсәләр. Азык-төлеккә дә, шулай ук кием-салымга да кытлык булган. Юрийга бер үк чалбарны бик күп еллар кияргә туры килгән. Бары тик ямаулары гына үзгәреп торган.

- 1943 елда “америкалылар ярдәме” дип аталган ярдәм җибәргәннәре бүгенгедәй хәтердә. Ул чакта әни почтада эшли иде. Аңа Англиядән кайтарылган шинель, ботинка һәм бер зур балык биргәннәр. Ә кияргә бернәрсә дә юк. Әни шул шинельне алды да, кайтарып, бөкләп куйды һәм ел саен азазлап төшерә барды. Ә ботинкаларны кигәнче башта аякка кат-кат чүпрәк чорный идем. Менә шулай яшәдек, - дип дәвам итте сүзен Юрий Ушаков.

Катып үлмәс өчен кем ничек булдыра, өйләрне шулай ягып җылытканнар. Кечкенә Юраны абыйсына ияртеп төнге сәгать 2-3ләрдә күмер алып кайтырга җибәргәннәр Ушаковлар гаиләсе ул елларда хәзерге Менделеевск шәһәрендә тимер юл янында яшәгән.

Сугыш тәмамланырга бер ел кала абыйсы аяк киемнәре тегү мастерскоена эшкә кергән. Энесе башлангыч мәктәптә дәресләр беткәннән соң аңа булышырга йөргән. Мастерскойның беренче катында пекарня булган. Анда малайларга атнасына бер тапкыр ипи биргәннәр.

Җиденче сыйныфта укыганда, бу вакытка инде сугыш тәмамланган була, Юрий электрик ярдәмчесе булып эшли башлый. Булачак һөнәре дә нәкъ менә шушы чорда ачыклана да. 86 яшьлек Юрий Ушаков әле дә шул елда сайлаган һөнәре буенча эшли. Ул районның үзәк хастаханәсен даими рәвештә электр энергиясе белән тәэмин итү өчен җаваплы кеше. Әлегә, анда госпиталь урнашканлыктан, кызыл зонага керми тора.

Булачак хатыны Тамара Ивановна белән алар Юрий Иванович армиягә киткәнче үк танышканнар. Кыз егетен дүрт ел көтеп ала, бары шуннан соң гына өйләнешәләр. 2016 нчы елда алтын туйларын билгеләп үткәннәр. Тик, ни кызганыч, берничә айдан соң хатыны бакыйлыкка күчкән.

Тормышта ни генә булса да, Юрий Ивановичның күңелсезләнеп утырырга вакыты юк - аның дүрт аяклы тугры дуслары: җиде яшьлек Джек һәм ике песие бар. Фатирда ул кызы белән яши. Юрий Иванович хатыны Тамара Ивановна белән биш балага гомер бүләк иткән. Хәзерге вакытта аны сигез оныгы, алты оныкчыгы һәм хәтта оныкчыкларының дүрт сабые сөендереп тора.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев