Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Ул безнең әйдәп баручы маягыбыз иде”

Таһир Биккениевнең 70 яшьлек юбилеена туры китереп уздырылган хәтер кичәсе районның Туган якны өйрәнү музее коллективы башлангычында һәм аның инициативасы белән уздырылды. Ул район тарихын өйрәнүгә, аның күренекле кешеләре истәлеген мәңгеләштерүгә зур өлеш кертте. Әлеге кичә үзәк мәдәният йортында гадәттә уза торган вакыйгаларның һәм чараларның берсенә дә охшамаган иде. Бу...

Таһир Биккениевнең 70 яшьлек юбилеена туры китереп уздырылган хәтер кичәсе районның Туган якны өйрәнү музее коллективы башлангычында һәм аның инициативасы белән уздырылды. Ул район тарихын өйрәнүгә, аның күренекле кешеләре истәлеген мәңгеләштерүгә зур өлеш кертте.

Әлеге кичә үзәк мәдәният йортында гадәттә уза торган вакыйгаларның һәм чараларның берсенә дә охшамаган иде. Бу искә алу кичәсе булды. Иркен залга районыбызның күренекле шәхесе - гер спорты буенча РСФСР һәм СССРның спорт мастеры Таһир Биккениев турындагы истәлекне күңел түрендә саклаучылар җыелды. Аны бергә эшләгән хезмәттәшләре, авылдашлары, сыйныфташлары, дуслары, турнир һәм ярышлардагы көндәшләре һәм, әлбәттә, туганнары һәм якыннары һәрчак истә тоталар. Бакыйлыкка күчкәненә 15 елдан артып китсә дә, онытмыйлар, хөрмәт итәләр һәм яраталар.

Бу көнне "Биектау" спорт комплексы янында Таһир Газыйм улы Биккениевнең бюсты ачылды. Хәтер кичәсе шушындый мөһим һәм дулкынландыргыч вакыйганың дәвамы булды. Үзәк мәдәният йорты фойесында "Кеше китә, эше кала" дип аталган фотостенд һәм Т.Биккениевнең спорт һәм хезмәт бүләкләрен-нән күргәзмә оештырылган. Шунда ук аның шигырьләр китабы да урын алган. Табигатьнең бер кешегә бөтен сыйфатларны шундый юмарт бирүе, аның искиткеч талантлы, тирән белемле һәм көч-ле булуы гаҗәпләндерә.

- Аның турындагы хатирәләр барыннан да бигрәк безнең үзебез өчен кирәк, - диде хәтер кичәсен ачканда ветераннарның район советы рәисе, Туган якны өйрәнү музее директоры Билал Сәллах улы Шиһабетдинов. - Без бу истәлекне, алар шундый кеше турында белсеннәр, аннан үрнәк алсыннар, аннан максатчанлыкка, ныклыкка, көчлелеккә, җаваплылыкка өйрәнсеннәр өчен яшьләргә тапшырырга тиеш. Аның тормыш юлы - укырга, өйрәнергә ки-рәкле тирән эчтәлекле китап битләре кебек.

Экранда - төрле елларда төшкән фоторәсемнәр. Менә аның әти-әнисе: 1942 елда фронттан каты яраланып кайткан әтисе Газыйм абый, ирен дә, кызын да, дүрт улын да аякка бастырган әнисе Рабига апа. Әти-әнисе балалары өчен һәрчак үрнәк булалар, тормышта бөтен нәрсәгә тырыш хезмәт белән генә ирешеп булачагын кечкенә-дән төшендерәләр.

Экранда алышынып торган кадрлар, район музее хезмәткәрләре әзерләгән презентация, шулай ук дусларының чыгышлары, истәлекләре лирик җырлар, шигырьләр уку белән чиратлашып барды. Таһир Газыйм улы нык ихтыяр көченә ия булган спортчы, эшендә ышанычлы һәм җаваплы хезмәткәр генә түгел, ә бәлки башкаларның хәлен аңлый, ярдәм кулы суза белә торган нечкә күңелле, сизгер йөрәкле кеше дә иде. Шигъриятне, татар халык җырларын яратуы да шушы сыйфатларына бәйле булгандыр. Кичә дәвамында сәхнәдән аның яраткан көйләре яңгырап торды. Аларны Усад мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Раилә Каюмова һәм Фоат Хәлиуллин башкарды. Кичәне алып баручылар Билал Шиһабетдинов һәм Лилия Борһанова Таһир Биккениевнең тормыш юлы, аның ничек итеп тырыш хезмәт белән изге хыялын тормышка ашыруы: башта авыл сабан туйларында, аннары гер күтәрү буенча район һәм республика турнирларында җи-ңүе, ТАССР чемпионы, РСФСР һәм СССРның спорт мастеры дәрәҗә-сенә күтәрелүе турында сөйләделәр. Армиядә хезмәт итү, институтта белем алу, хезмәт баскычыннан күтәрелү.

- Без Таһир Газыйм улы белән 1971 елда, мин "Высокогорский" совхозында эшли башлагач таныштык, - дип исенә төшерде дусты турында ТРның гер спорты Федерациясе вице-президенты, "Татптицепром" берләшмәсенең генераль директоры Марс Шәрип улы Алиев. - Шул вакыттан бирле кулга-кул тотынышып эшләдек. Таһир Газыйм улы Биккениев белән безне уртак хезмәт кенә түгел, ә бәлки спорт белән мавыгу да дуслаштырды. Мин бу районда 23 ел эшләдем, хезмәт баскычыннан күтәрелдем, җитәкче булдым. Мине үз вакытында "Кызыл байрак" колхозына җитәкче итеп нәкъ менә Таһир Газыйм улы тәкъдим итте, миндә ышаныч уятты. Ул, киләчәкне күздә тотып, кадрлар тәрбияләде. Аның белән аралашу үзе бер тормыш мәктәбе була торган иде. Аның семинарларга ничек әзерләнүен, докладларны тикшереп чыгуын, һәркемгә тиешле юнәлеш бирүен гомергә истә калдырдым. Гер спорты Федерациясенә дә аның үрнәге буенча килдем. Тормышымда Таһир кебек дустым һәм иптәшем булганына мин язмышка бик рәхмәтле.

Гер күтәрү - спортның иң гадел һәм намуслы төре, дигән сүзләр бу кичәдә күп тапкыр яңгырады. Татарстан Республикасында гер спорты Федерациясенең башкару директоры Рөстәм Фоат улы Таһиров та шушы турыда сөйләде.

Реклама

- Таһир Биккениев гер спортын иң актив популярлаштыручыларның берсе булды. Безнең Марс Алиев һәм Салават Фәтхетдинов ярдәме белән башка шәһәрләргә ярышка бару мөмкинлегебез булды. Таһир һәрвакытта да безнең байрагыбыз, безнең кумирыбыз булды һәм шулай булып калачак та. Аның истәлеген мәңгеләштерүләре өчен улы Илшатка, район хакимиятенә рәхмәт.

Истәлекләр белән Таһир Газыйм улы белән бергә эшләгәннәр - Рәшид Габделхәй улы Шәяхмәтов, Билал Сәллах улы Шиһабетдинов чыгыш ясады. Педагогика фәннәре докторы, профессор, 1964-65 нче елларда ВЛКСМның Биектау райкомында беренче секретарь булып эшләгән Роберт Вафа улы Шакиров аны исеме олы хәрефтән язылырга тиешле спортчы, педагог-новатор дип атады.

- Таһир мине гер спор-тына җәлеп итте, җиңәргә өйрәтте, - дип сөйләде Биккениев белән турнирларда бергә катнашкан һәм аның көндәше булган Габделәхәт Шәрип улы Миңнебаев. - Районда бюст ачулары, шушындый хәтер кичәсе оештырулары өчен рәхмәт.

Таһир Газыйм улының курсташы, Россия Федерациясенең мактаулы полиция хезмәткәре, отставкадагы полковник Валерий Иванович Шулепов аның улы Илшатка бергәләп Байкал күленә экспедициягә барган вакытта студент чакта төшкән фоторәсемне бүләк итте.

Филсинә Хәлиуллина сәхнәдән Биккениевнең шигырьләрен сөйләде. Аларның һәр юлы җылылык, мәхәббәт, нечкә хисләр белән сугарылган. Андый шигырьләрне саф күңелле, шәфкатьле кеше генә яза ала. Залга җыелган туган-тумачалары исеменнән Диләрә Гафият кызы Биккениева чыгыш ясады.

- Без, аның туганнары, гаиләсе бүген Таһир борчылмаслык итеп яшәргә тырышабыз. - диде ул. - Бюст куйдыручыларга, бүгенге кичәне оештыручыларга барлык туганнар исеменнән рәхмәт белдерәм.

Таһир Газыйм улының гаиләсендә аның чыгышлары төшерелгән күп фоторәсемнәр саклана. Илшат Биккениев һәм музей хезмәткәрләре тырышлыгы белән шушындый кабатланмас шәхес турында бик әйбәт фильм әзерли алганнар. Ул хәтер кичәсе азагында күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X