Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Укучылар спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар уздырылды

Биектау районы мәктәпләрендә белем алучыларның район спартакиадасы азагына якынлашып килә. 10 төрдәге спортның күпчелеге инде узылган. Чираттагы ярыш көне өстәл теннисына багышланды. Көндәшләр арасындагы очрашулар иң күбесе өч партиядән торды. Аларның һәркайсы 11 очкога кадәр дәвам итте.

Өстәл теннисын Биектау районында спортның аеруча популяр төрләренә керә, дип әйтеп булмый. Ярышта катнашучыларның осталык дәрәҗәсенең төрле булуы да нәкъ менә шуңа бәйле. Кайберәүләр ракетканы әле күптән түгел генә кулларына алганнар, ә кемдер ничә еллар буена даими шөгыльләнә һәм югары күрсәткечләргә ирешә. Әлеге төрне популярлаштыру өчен өстәл теннисын мәктәп балалары спартакиадасына кертергә булдылар. Шуның нәтиҗәсендә үсеп килүче буында өстәл теннисы һәм гомумән спорт белән кызыксыну артты. Биектауның 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Даниил Саблин спартакиада кысаларында спортның 10 төреннән икесендә катнаша. Өстәл теннисыннан кала әле волейбол белән дә мавыга.

- Мондый спартакиаданың булуы бик яхшы, анда барлык мәктәпләр дә үзара ярыша һәм кемнең иң көчлесе икәнлеген исбатлый алалар, - диде Биектауның 1 нче мәктәбе укучысы Даниил Саблин.

Кызлар арасында иң көчлесе дигән исемгә Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбеннән Диана Галләмова лаек булды. Ул барлык көндәшләрен бик оста гына җиңеп чыкты һәм аларга алга чыгарга бернинди мөмкинлек тә калдырмады. Диана республика күләмендә ике тапкыр чемпион исемен яулады. Спортта тәүге адымнарын ул шушы ук залда район тренеры җитәкчелегендә ясаган. Ә хәзер ул даими рәвештә Казан шәһәрендә бокс һәм өстәл теннисы Үзәгендә шөгыльләнә. Тиздән аңа үз сәләтен Россия Беренчелегендә күрсәтергә кирәк булачак. Район спартакиадасы чемпион кыз өчен тагын да җитдирәк ярышларга әзерләнгәндә җиңелчә чыныгып алу була.

- Мәктәп спартакиадасы кысаларында оештырылган ярышларны мин бик яратам, андый көч сынашуларның күптәннән уздырылганы юк иде. Хәзер мин Казанда шөгыльләнәм, безнең районда минем белән көч сынашырлык көндәшләр юк, - диде Биектауның 3 нче урта мәктәбе укучысы Диана Галләмова.

- Диана минем җитәкчелектә шөгыльләнә башлады һәм күнегүләрне бик озаклап ясады. Минем яннан киткәндә ул Татарстан Республикасы чемпионы иде инде. Өстәл теннисы Үзәгендә осталык дәрәҗәсе башкача һәм, табигый, Дианага алга таба үсәргә кирәк иде. Киләчәге өметле булган спортчы кызны Казан шәһәренә җибәрү дөрес адым булды, - диде тренер Ирина Миндрюкова.

Шәхси зачетта Диана 1 нче урынны алса да, Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе призлы урынга ирешә алмады. Өстәл теннисы ярышлары нәтиҗәсе буенча гомумкоманда зачетында 1 нче урынны Биектауның 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе яулады, икенче урында Чыпчык мәктәбе укучылары, өченчедә - Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә белем алучылар.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев