Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Укучының мәдәни көндәлеге” проектында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Татарстанда өч ел рәттән "Укучының мәдәни көндәлеге" дип аталган мәдәни-белем бирү проекты уздырыла. Башта анда беренче сыйныф укучылары гына катнашкан иде, хәзер ул башлангыч мәктәпнең барлык укучыларын да үз эченә алды. Ә киләсе елда проект көндәлекне беренче сыйныфтан алып дүртенче сыйныфка кадәр алып баручылар белән мактана алыр. Укучылар ел дәвамында...

Татарстанда өч ел рәттән "Укучының мәдәни көндәлеге" дип аталган мәдәни-белем бирү проекты уздырыла. Башта анда беренче сыйныф укучылары гына катнашкан иде, хәзер ул башлангыч мәктәпнең барлык укучыларын да үз эченә алды. Ә киләсе елда проект көндәлекне беренче сыйныфтан алып дүртенче сыйныфка кадәр алып баручылар белән мактана алыр. Укучылар ел дәвамында үзләре булган барлык мәдәни урыннарны - музейлар, китапханәләр, театрлар, кинотеатрларны теркәп баралар.
26 нчы майда Казанда, Татар дәүләт курчак театры "Әкият"тә "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында "Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге" һәм "Иң зыялы әти-әни" бәйгеләрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.
"Укучының мәдәни көндәлеге" республика бәйгесенең муниципаль этабы призерлары Бөреле мәктәбе укучылары Эльвина Закирова (1 нче сыйныф) һәм Эмиль Шәяхмәтов (2 нче сыйныф), Дөбьяз мәктәбе укучысы Залинә Хисмәтуллина (4 нче сыйныф) булды. Пановка мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Никита Михеев икенче ел рәттән җиңү яулый.
"Иң зыялы әти-әни" номинациясендә Иляна Марачевская җиңде.
Укучыларга бүләк итеп "Укучының мәдәни көндәлеге" бренды төшерелгән футболкалар һәм бейсболкалар, "Хвосты" сәнгать-анимацион басма һәм Татар балалар нәшриятыннан Абдулла Алиш әсәрләре буенча татар һәм рус телләрендә төшерелгән мультфильмлы диск, "Кырлай" аттракционнар паркына бару өчен сертификат тапшырылды. Татарстанның иң зыялы әти-әниләренә Казан театрларына билетлар бүләк иттеләр.
Бәйрәм Г.Тукай әсәре буенча "Су анасы" спектакле белән тәмамланды.
Әлеге чара "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, шулай ук "Татармультфильм" берләшмәсе ярдәмендә узды. Бүләкләү тантанасында ТРның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "ТРда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңартуның Республика Фонды" коммерциягә карамаган оешмасының башкару директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева, ТРның мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова катнашты.
Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА
БЕЛЕШМӘ:
"Укучының мәдәни көндәлеге" мәдәни-белем бирү проекты мәдәният елында - 2014 нче елда тормышка ашырыла башлады. Балалар, әти-әниләр һәм педагогларның хуплап әйткән фикерләре әлеге тәҗрибәне дәвам иттерүгә этәргеч булды. Проектны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Хәзерге вакытта проектта республика мәктәпләренең 1-4 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнаша. Хәзерге вакытта 2017-2018 нче уку елына "Укучының мәдәни көндәлеге" әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев