Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Укучылар “Стратегия-2030”га үзләреннән өлеш кертәләр

Республика мәктәпләрендә ел саен ТР Дәүләт Советы инициативасы белән Парламент дәресләре уздырыла. Быел да нәкъ шулай булды. 8 нче февральдә Биектауның 3 нче мәктәбендә 10-11 сыйныф укучылары өчен "Татарстан - 2030: республиканың киләчәгенә керткән өлешем" темасына Парламент дәресе узды. Ул "2030 елга кадәр ТРның социаль-икътисади үсеше стратегиясе"нә багышланды. Дәрестә Татарстанның...

Республика мәктәпләрендә ел саен ТР Дәүләт Советы инициативасы белән Парламент дәресләре уздырыла. Быел да нәкъ шулай булды. 8 нче февральдә Биектауның 3 нче мәктәбендә 10-11 сыйныф укучылары өчен "Татарстан - 2030: республиканың киләчәгенә керткән өлешем" темасына Парламент дәресе узды. Ул "2030 елга кадәр ТРның социаль-икътисади үсеше стратегиясе"нә багышланды. Дәрестә Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев катнашты.

Өлкән сыйныф укучылары белән әңгәмә барышында Стратегиянең төп кыйммәте Кеше - үзе һәм әйләнә-тирәдәгеләр алдында гына түгел, ә бәлки киләчәк буыннар алдында да үзенең ирекле ихтыяры белән эш иткән өчен җаваплылык тоючы кабатланмас һәм ирекле шәхес булуы билгеләп үтелде. Кеше капиталы - заман икътисадының нигезе, гаять зур көндәшлектә уңышка ирешү юлы. Төбәк үсешендәге уңышларның төп билгесе - анда яшәүчеләрнең тормыш сыйфаты, тупланган һәм уңышлы эшләүче кеше капиталының саны һәм сыйфаты. Стратегиянең эчтәлеге дә үзара бәйләнгән өч стратегик өстенлек тирәсенә туплана: 1) кеше капиталын формалаштыру һәм туплау; 2) кеше капиталын үстерү өчен уңайлы киңлек булдыру; 3) кеше капиталы икътисадка кирәкле булган һәм уңышлы эшләрлек икътисади мөнәсәбәтләр һәм җәмәгатьчелек институтлары булдыру.

Стратегия белән танышканнан соң сүз республиканың Дәүләт Советы депутаты Камил Садриевка бирелде. Ул хәзерге Татарстан үсешендә яшьләрнең роле турында кызыклы, тирән мәгънәле һәм аңлаешлы әңгәмә уздырды. Депутат укучыларның игътибарын икътисади яктан уңышка ирешү өчен яшьләрнең белемле, алдан күрә белүчән, актив, талантлы, заманча фикер йөртә белүләре кирәк булуга юнәлтте. Ул балаларга һөнәр сайлауга җитди мөнәсәбәттә булырга, республика икътисадына кирәкле белгечлекләрне сайларга киңәш итте.

Әңгәмәдән соң укучыларның "Биектау районы үсешенә керткән өлешем" проектын яклау булды. Парламент дәресенә килүчеләр 10 нчы сыйныф укучыларының Биектау районы территориясендә сарыклар үрчетү турындагы проектына аеруча игътибар иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев