Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Төзәтмәләр кертелә

2011 нче елның августыннан РФның Административ хокук тәртибе бозулар турындагы кодексының 20.25 нче статьясына административ штрафны үз вакытында түләмәгән өчен яңа санкцияләрне күздә тотучы төзәтмәләр кертелде. Бүген әлеге статья нигезендә административ штрафны законда күздә тотылган срокта түләмәгән өчен шушы штраф суммасының икеләтә күләмендә, әмма бер мең сумнан ким булмаган административ...

2011 нче елның августыннан РФның Административ хокук тәртибе бозулар турындагы кодексының 20.25 нче статьясына административ штрафны үз вакытында түләмәгән өчен яңа санкцияләрне күздә тотучы төзәтмәләр кертелде. Бүген әлеге статья нигезендә административ штрафны законда күздә тотылган срокта түләмәгән өчен шушы штраф суммасының икеләтә күләмендә, әмма бер мең сумнан ким булмаган административ штраф билгеләнә, я булмаса унбиш тәүлеккә кадәр административ арест салына. Шулай итеп, йөз сумлык штрафны үз вакытында түләмәү яңадан мең сумлык штраф китереп чыгарырга мөмкин, алдагысын да түләргә кирәк булачак. Моннан тыш, күрсәтелгән үзгәрешләр шулай ук РФ Административ хокук тәртибе бозулар кодексының 20.25 нче статьясы буенча суд приставы-башкаручыга протокол төзергә дә нигез булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев