Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Төзелеш бара, димәк, тормыш ямьләнә

Быел мәгариф учреждениеләрен төзү һәм ремонтлау программасы кысаларында Усад авылы балалар бакчасында да ремонт эшләре башкарылачак. Моннан 20 ел элек сафка баскан бакчада  ремонт-төзекләндерү эшләре беренче тапкыр башкарыла. 2022 елда Биектау районында мондый объектлар бихисап булачак.  

Элек балалар бакчалары бер төрле проект белән генә төзелә иде. Гадәттә аның тышкы диварлары да бер генә төсле – соры кирпечтән була  иде. Бүгенге көндә төзелә торган бакчалар күз явын алырдай төсләр белән балкып тора. Усад балалар бакчасының тышкы ягында да  салават күпере төсләре генә хакимлек итәчәк.  Төсләрне бакча хезмәткәрләре үзләре сайлап алган. Биредә бакчаның исеме язылган  элмә такта да үзенчәлекле булачак – анда тылсымлы замок рәсеме төшереләчәк.  Бакчаның янәшә тирәсендә балалар уйнау өчен махсус мәйданчыклар булдырыла. Моңа кадәр биредә тәрбиячеләр, әти-әниләр ярдәме белән кулдан ясалган корылмалар гына тора иде. Тиздән биредә  шәһәрнекеннән ким булмаган, тиешенчә җиһазландырылган уен мәйданчыклары булдырылачак.

“Безнең бакча 2005 елда ачылган иде, - ди Усад  балалар бакчасы мөдире  Альбина Сухова. – Ул вакытта бүгенге көндә актуаль булган бик күп уңайлыклар күз уңыннан төшеп калган.  Капиталь ремонттан соң безнең бакча да заман таләпләренә тулысы белән җавап бирә торган учреждениегә әвереләчәк”. Уңайлыклар булса мөмкинлекләр дә ачылачак. Альбина Эльдаровна районның башка мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре кебек үк республика һәм федераль дәрәҗәдәге грантларда катнашырга ниятли.

Ә хәзергә бакчада ремонт эшләре бара – канализация торбалары алмаштырылган, бакча яңа түбә астына кергән. Бакчаның мәйданы үзгәрмәсә дә, планны уңайлы итеп үзгәртеп кору нәтиҗәсендә  яңа кабинетлар да барлыкка килгән. Бакчада хәзер логопед кабинеты да булачак.

“Тылсымлы замок” балалар бакчасы 130 балага исәпләнгән. Ремонт эшләре башланганчы бирегә шул кадәр үк бала  йөри иде. Ремонттан соң төркемнәрнең мәйданы да зураячак. Балаларга уйнарга, дәресләр өйрәнергә мөмкинлекләр артачак.

“Бакчаның яңадан ачылганын әти-әниләр генә түгел, балалар үзләре дә түземсезлек белән көтә. Бакчабыз көннән-көн матурая бара, авылыбызны ямьләп тора торган күркәм бер объект булачак ул”, - дип өстәде Альбина Сухова. 2022 елның 1 сентябрендә бакча балаларны кабат үзенә кабул итәчәк.  

Шул ук көнне Биектау районында тагын бер учреждение  – 5 нче санлы урта мәктәп ачылачак. Алат авылында да балалар бакчасы һәм яңа мәктәп сафка басачак. Чернышевка авылында балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Мәгариф учреждениеләреннән кала башка төр социаль объектлар да сафка бастырылачак. Биектау тимер юл станциясендә футбол манежы ачылачак, Дача һәм Әлдермеш авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары төзеләчәк.

Шәһәр янында урнашкан булу сәбәпле Биектау районында   халык саны елдан-ел арта бара. Районның көньяк өлеше аеруча зур тизлек белән төзелә. Эстачи авылын экологик чиста бистә дип тә атыйлар.  2023 елның сентябренә монда асфальт түшәләчәк. Эстачи авылында һәм күрше авылларда яшәүчеләр М7 автомагистраленә кушылган яңа юлдан гына җилдертәчәк. Әлеге проектка 270 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

Районда шәхси йортлар белән беррәттән күп фатирлы  йортлар саны да арта бара. Төзергә планлаштырылган 120 мең  кв.метр торак мәйданының  70% үтәлгән. «Безнең ишегалды» программасы да актив тормышка ашырылып килә. 2022 елда барлыгы 22 ишегалды төзекләндереләчәк.

Биектау район үзәгендә, зур калалар үзәгендәге кебек, бер генә квадрат метр буш җир мәйданы да юк. Ә районга килеп яшәргә теләүчеләр саны кимеми. Кая таба үсәргә? Район җитәкчелеге район үзәге чикләрен бераз гына киңәйтү турында хыяллана. Моның өчен урман хуҗалыгыннан 50 гектар мәйдан сорарга ниятли. Болар әлегә планда гына. Тормыш күрсәтер.

 

Энҗе Гәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев